Газетага язылу

Татарстан Рәисе VK генераль директоры белән хезмәттәшлек перспективаларын тикшерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов VK (ВКонтакте) генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашты. Очрашу «Kazan Digital Week – 2026» халыкара форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов VKны Татарстанның стратегик партнеры дип ассызыклады. Берничә уртак проект гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, республика компанияләре үз эшләрендә VK хезмәтләрен интеграцияли. Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта VK хабы ачылды, ул Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан читтәге беренче төбәк IT-хабы булды. Татарстан дәүләт почта системасын импортны алыштыруны төгәлләде. Моннан тыш, икенче ел рәттән Казанда яшьләр арасында популяр булган VK Fest чарасы уза.

Әңгәмә барышында яклар Татарстан белән VK хезмәттәшлегенең киләчәктәге юнәлешләрен, шул исәптән республиканың цифрлы хезмәтләрен үстерү өлкәсендә тикшерделәр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре