Казанның үзәгендә урнашкан легендар ЦУМ бинасына 2027 елда 50 ел тула. Дистә еллар буе сәүдә үзәге булган бу мәйдан быелдан бөтенләй яңа сулыш белән яши башлады. Биредә урнашкан «Уникаль осталык үзәге»нең ачылуына да ярты ел үткән инде. Нинди нәтиҗәләр ясарга була? Киләчәккә ниятләре нинди?
Бүгенге ЦУМ нинди ул?
Алты ай эчендә «Уникаль осталык үзәге» 600 меңнән артык кешене кабул итәргә өлгергән, шуның 100 меңнән артыгы – чит илдән килгән кунаклар.
– Әлеге проект буенча узган елның августыннан бирле эшлибез, ул көннән-көн камилләшә, – дип сөйләде «Татарстанның Креатив индустрияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Ранко Тепавчевич. – Бүген ЦУМда 68 резидент эшли, алар үз куллары белән сәнгать әсәрләре иҗат итә. Мондагы һәр остаханә – чын мәгънәсендә уникаль тирәлек.
Бүген ЦУМ – дөньякүләм масштаблы чаралар үткәрү урыны да. Мәсәлән, күптән түгел ул «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумының бер мәйданчыгы булды. Татарстанга килгән кунаклар бирегә эзне суытмый: алар милли рух белән сугарылган кул эшләнмәләрен карый, үзләрен оста итеп хис итә һәм авторлар белән аралаша ала.
– ЦУМ – һәр халык өчен ачык мәйданчык. Биредә еш кына Якутия, Ингушетия вәкилләре күргәзмәләр оештыра. Без һәркем белән хезмәттәшлек итәргә әзер, – ди Ранко Тепавчевич.
Күптән түгел бу үзәк Казан аэропортында яңа терминал ачуда да катнашкан. Осталар башка киңлекләрне дә яулый: рейсларын көтеп утыручылар өчен остаханәләр оештыру турында сөйләшүләр алып барыла.
Моннан тыш, тиздән ЦУМда «Мәдәни башкала» проекты да оештырылачак. Бу – республикабыз районнарында яшәүче һөнәрчеләргә үзләрен күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен зур мөмкинлек.
Гаиләләр өчен
Тиздән ЦУМда балалар тавышы гөрләячәк, чөнки һөнәри юнәлеш бирү (профориентация) ноктасы булдырырга җыеналар. Анда республиканың төрле районнарыннан 8–9 нчы сыйныф укучылары җыелыр дип көтелә. Алар шәхси остаханә алып бару серләренә төшенәчәк, бу юнәлештә белем бирә торган көллиятләр белән танышачак, 3D форматта киләчәк һөнәрләрен «үзләштереп» карый алачак. Алга таба үзәктә махсус мәктәп, тавыш яздыру һәм фото студияләре ачу нияте дә бар.
Казан ЦУМы – хәзер гаиләләр өчен дә менә дигән ял урыны. Алар үз куллары белән эшләнмәләр ясый һәм аларны истәлеккә өйләренә алып кайтып китә. «Гаилә – илебезнең нигезе, шуңа күрә мондый уртак ял форматын үстерү мөһим», – дип ассызыклады Ранко Тепавчевич. Бу сүзләрне тагын бер мөмкинлек тә раслый: яшь парлар «Уникаль осталык үзәге»ндә балдак ясый, туй күлмәге тегә, никахларын рәсмиләштерә ала. Үз кулларың белән эшләнгән балдаклар тагын да кадерлерәк! Ә үзең теккән туй күлмәге – буыннан-буынга тапшырырлык истәлек бит.
«Әби янына кайткан кебек...»
ЦУМ моңа кадәр өйләрендә эшләгән кәсепчеләргә дә юл ачты. Лилия Сафуанова белән Снежана Хәйруллина инклюзив керамика остаханәсе оештырган. Биредә мөмкинлеге чикле кешеләр шөгыльләнә, тормышта үз юлын табып, җан җылысы ала.
– Бу хыялның орлыгы моннан өч ел элек үк салынган иде. Әлбәттә, башта кыенлыклар да, курку да булды. ЦУМ башка осталар белән танышу, аралашу мөмкинлеге бирде. Монда һәр көнебез бәйрәм кебек. Күңел төшкән, өмет өзелгән вакытларда да яндагылар этәргеч бирә. Мисал өчен, оста Илгизәр Хәмидуллинның сәламәтлеге чикле, ләкин ул керамикадан матур савыт-сабалар ясый, аның эшләнмәләре халыкара күргәзмәләрдә урын ала, – ди Снежана Хәйруллина.
Альбина Мөхәммәдьярова исә мамыктан киемнәр бәйли. Элек ул да өендә генә эшләгән. Килгән һәр кеше аның эш процессын күрә, тотып карый ала торган мәйданчык турында хыялланган. Хәзер аның 10 бәйләүче остадан торган үз командасы да бар.
– Бервакыт бер кыз француз стилендә бәйләнгән жакет сорап килде. Без башта гаҗәпләндек, шулай да эшләп бирдек. Барысы да шуннан башланды. Килгән кунаклар сокланалар, балачакка, әби янына кайткан кебек булдык, диләр, – ди Альбина.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез