Быел Татарстанда ике бала тәртипсез әниләреннән ВИЧ йоктырган

Татарстан ВИЧ-инфекция уртача дәрәҗәдә таралган төбәкләр исәбенә керә. Роспотребнадзор идарәсе белгече Луиза Борисова әйтүенчә, 10 айда чир таралу күрсәткече – 100 мең кешегә 167 очрак. Россия буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр кимрәк бу.

1 ноябрьгә республикада 15 меңгә якын кеше ВИЧ буенча учетта тора.
Республика СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш үзәге баш табибы Нияз Галиуллин сүзләренә караганда, Татарстанда 145 бала иммуннодефицит вирусы белән яши. Аларның барысы да дәвалана. Шул ук вакытта, баш табиб әйтүенчә, быел 2 сабый тәртипсез тормыш алып баручы, дәваланмаучы әниләреннән инфекция йоктырган.


Фикер өстәү