Кош гриппы җиңгән, лейкоз җиңелгән: терлекләргә нинди авырулар яный?

Татарстанда кош гриппы, дуңгызларда Африка чумасы килеп чыгу сәбәпле, узган ел ветеринарлар өчен кыенрак булды. 2019 ел белән чагыштырганда, котыру авыруы да арткан. Аның каравы, республикада лейкоз белән авыручы терлекләр саны кимегән. Бу хакта Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзорның Татарстандагы идарәсенең еллык коллегиясендә сөйләделәр.

– Октябрьгә кадәр республика йогышлы авырулар буенча тулысынча имин саналды, – диде Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов. – Без елны шулай уңышлы тәмамларбыз дип уйлаган идек, ләкин ел ахырында вазгыять үзгәрде. Моның объектив һәм субъектив факторлары бар.
Узган ел котыру авыруы ачыкланган очраклар да арткан. Барысы 37 очрак билгеле булган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда, 13кә күбрәк. Шулай да кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә, котыру авыруы республикада азрак теркәлә башлаган. Мәсәлән, 2015 ел белән чагыштырганда гына да күрсәткечләр 9 тапкыр кимегән.
Соңгы елларда республикада лейкозга каршы да эш алып барыла. 2014 елдан бирле бу авыру ике тапкыр кимегән. 2019 ел белән чагыштырганда, узган ел авыру йоктыру очраклары 2,4 процентка азайган. Һәм бүген ул 8,7 процентны тәшкил итә.
Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, Балтач, Әтнә, Саба, Кукмара, Теләче, Арча районнарында лейкоз белән авыручы маллар юк.
– Соңгы елларда терлекләрен сәламәтләндерү буенча Ютазы, Зәй, Тукай, Сарман районнары яхшы эшләде, – диде ул.
Шулай ук ул малларның сәламәтлеген кайгырту буенча Тәтеш, Аксубай, Бөгелмә, Буа районнарында да эш яхшы дәрәҗәдә алып барылганлыгын билгеләп узды.
Кызганыч, узган ел начар күрсәткечләр күрсәткән районнар да бар. Болар – Кама Тамагы, Нурлат, Лаеш, Яңа Чишмә, Минзәлә, Әлки. Ел ахырына булган мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу авыру буенча 167 хуҗалык имин булмаган дип санала.
Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, терлекләрнең баш санын киметмичә дә авыруга каршы уңышлы көрәшү алымнары бар. Ветеринарлар ел саен авыруны йоктыру очракларын 3 процентка киметү бурычын куя.
Теге яки бу авыруны булдырмый калу максатыннан, ветеринарлар дәвалау-профилактика чараларын да уздыра.
– Дәвалау-профилактика эшен оештыруның төп күрсәткече – баш санын саклап калу. Узган ел туган терлекләрнең 5,8 проценты үлгән. Анализдан күренгәнчә, үлгән малларның 80 проценттан артыграк өлеше – алты айга кадәр бозаулар, – диде идарә җитәкчесе.
Аеруча Минзәлә, Әлки, Лениногорск, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Алексеевск, Мамадыш, Кайбыч районнарында яшь терлек күп үлгән. Анда үлгән бозаулар яңа туган терлек саныннан 8 проценттан 18 процентка кадәр дәрәҗәсендә.
Күпчелек очракта терлек сулыш һәм ашкайнату органнары авыруы сәбәпле үлә. Бу чирләр, кагыйдә буларак, яшәү һәм ашату технологияләре үтәлеше белән бәйле.
Мәгълүм булганча, республикада бозау үстерү методикасы эшләнелде. Әлегә ул база хуҗалыкларында алып барылса, киләчәктә бөтен республикада гамәлгә ашырылачак.
Соңрак әлеге мәсьәләгә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та тукталды.
– Бу – мөһим сорау. Сынау рәвешендә генә дибез, тик районда бер сынау хуҗалыгы гына булырга тиеш түгел. Параллель рәвештә 100 процент дәрәҗәдә барлык хуҗалыкларга кертү кирәк. Бу яңа технология кертү кебек түгел, ә көндәлек системалы эш булырга тиеш, – диде ул.
Министр шулай ук Африка чумасы һәм кош гриппына аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте.
– Бу вазгыятькә игътибар белән карарга, эшне көчәйтергә кирәк. Берничә миллиардлы югалтулар булды. Инфекцияне туктату өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез. Бездәге база, җайланмалар контрольдә тотарга, проблемага әйләндермәскә ярдәм итә, – диде Марат Җәббаров.
Министр әйтүенчә, дуңгызчылык предприятиеләре арасында вирустан иң сакланган оешмалар – Тукай районының «Камский бекон», «Феникс» җаваплылыгы чикләнгән оешмалары, Буа районының «Авангард» һәм Саба районының «Татмитагро» җәмгыятьләре. Кошчылык предприятиеләре арасында «Ак Барс» кошчылык комплексы филиалы «Яратель» фабрикасы һәм «Челны Бройлер» филиалының куркынычсызлыгы югары дәрәҗәдә.
– Калган предприятиеләр үзләрен куркыныч авырулар керүдән тулысынча саклый алмый, – диде министр.
Исегезгә төшерәбез: узган ел Татарстанда азык-төлек продукциясендә Африка дуңгыз чумасының 21 очрагы ачыкланган. Кабан дуңгызларында 14 очрак расланган. 2020 елның декабрендә Алабуга районының «Түбән Кама» паркында кыргый кабаннарда һәм Зәй районы аучылык хуҗалыкларында Арфика дуңгыз чумасы табылды. Ризыкта һәм патологик материалларда кош гриппының 68 очрагы билгеле булды. Йорт кошлары арасында биш очрак расланды/

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү