Ветеринарлар өчен уңышсыз ел булды: әле грипп, хәзер чума

Моңа кадәр республиканың берничә хуҗалыгында кош гриппы авыруы ачыкланса, шимбә көнне Алабуга районындагы «Түбән Кама» паркында кабан дуңгызларының үлүе билгеле булды. Кызганыч, аларда Африка чумасы булуы ачыкланды.

Бу турыда журналистларга Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте. Соңгы тапкыр безнең республикада әлеге куркыныч авыру 2016 елда Нурлат районында ачыкланган иде.

Вазгыять Россия буенча да яхшы түгел. Бу йогышлы авыру берничә төбәктә күзәтелә. Әлеге вакытта 86 урында карантин игълан ителгән. Шуларның 61е хуҗалык­лардагы дуңгызларда табылган. Иң күп очраклар – Самара, Оренбург өлкәләрендә.

– Оренбургның безгә якын булган районнарында берничә авыру учагы теркәлде. Аларга безнең Баулы һәм Бөгелмә районнары аеруча якын. Шуңа күрә сак­лык чараларын алдан ук күрергә кирәк. Якшәмбе көнне Россельхознадзор идарәсе белгечләре белән Алабугага барып, халыкны кисәтеп кайттык, – диде ул.

Кош гриппы буенча да Россиядә вазгыять катлаулы. Бу авыру да берничә төбәктә ачыкланган. Мәгълүм булганча, Татарстанда быел авыруның биш очрагы билгеле булды. Иң зур зыян «Залесный» агрофирмасына салынды. Биредә 175 мең күркә, 85 тонна ит һәм 35 мең йомыр­ка юкка чыгарылган. Авыру чыганагы – агрофирма территориясендәге күлгә төшкән кыргый үрдәкләр. Әлегә монда карантин игълан ителгән.

Тилчә авыруы буенча Татарстан – имин төбәк.
– Авыру Самара, Саратов, Оренбург өлкәләрендә бар. Без имин булмаган төбәкләрдән берни дә сатып алмыйбыз. Авыру республикага эләккән очракта, бу коточкыч зур зыян булачак, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Шуңа күрә, җитәкче әйтүенчә, хуҗалыкларга аеруча игътибарлы булырга, сак­лык чараларына бармак аша гына карамаска кирәк.
– Республиканың 1 млн мөгезле эре терлеге, 500 мең дуңгызы, 18 млн кош-корты бар. Һәм безнең бурычыбыз – шушы таләпләрне үтәп, республиканы аеруча куркыныч булган авырулар кертүдән саклап калу, – диде ул.

Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Чиспияков әйтүенчә, Татарстанда кабан дуңгызларының санын киметү максатыннан зур эшләр башкарыла. Быел 4 меңнән артык кабан дуңгызы ауланган. Аларның пробалары барысы да лабораторияләрдә тикшерелгән.

– Африка чумасы шәхси хуҗалыклардагы дуңгызларда ачыкланса, авыруга каршы көрәшү җиңелрәк. Ә инде кабан дуңгызлары белән вазгыять катлаулырак. Хәзерге вакытта Африка чумасының килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә. Без моны җиңәргә һәм алга таба җәелдермәскә зур тырышлык куярга тиешбез, – диде ул.

Ел башыннан республикага 31500 баш мөгезле эре терлек, 126 меңнән артык дуңгыз, 377 мең баш ат һәм 5 млн кош-корт кертелгән.

Ветеринарлар тарафыннан 4 млн 500 мең профилактик вакцинация, 4 млн диагностика тикшеренүләре үткәрелә. Республикада 40 лаборатория эшли. Елына ике тапкыр эпизоотикага каршы чаралар уздырыла.

Зөһрә САДЫЙКОВА


Фикер өстәү