Казандагы бер гаиләдә өч бала сөрем газы белән агуланган

Казанда өч бала сөрем газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Кичә кичке уннар тирәсендә Годовиков урамындагы 14нче номерлы йортның бер фатирында балалар сөрем газы белән агуланган, дигән хәбәр килде.

Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм медиклары 6, 12 һәм 16 яшьлек кыз балаларны республика клиник хастаханәсенә алып килә. Балаларга «җиңел авырлыктагы угар газы белән агулану» диагнозы куелган.

Хәзер фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

 


Фикер өстәү