Прокуратура Казанда ир-ат һәм баланың сөрем газы белән агулану очрагын тикшерә

Тикшерү йомгаклары буенча прокурор чарасы күреләчәк.

Татарстан Прокуратурасы Казанда Маршал Чуйков урамындагы 46нчы йорт фатирында ике кешенең (ир-ат һәм бала) сөрем газы белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә башлаган.
Хәзерге вакытта күзәтчелек ведомствосы тиешле белгечләр белән берлектә гадәттән тыш хәлнең ничек килеп чыгуын һәм сәбәпләрен ачыклый. Хезмәткәрләр шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларыннан файдалану һәм аларны тотуда иминлек таләпләре үтәлешен тикшерә.
Тикшерү йомгаклары буенча прокурор чарасы хәл ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез: кичә кичен Маршал Чуйков урамындагы йорт фатирында 1990 елгы ир-ат һәм 2022 елгы сабый сөрем газы белән агуланган. Медиклар зыян күрүчеләрне караганнан соң сабый хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү