Бөгелмәдә өч бала сөрем газы белән агуланган

Бөгелмәдә өч бала сөрем газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Белинский урамындагы фатирда өч баланың сөрем газы белән агулануы турында хәбәр итәләр.

Ашыгыч ярдәм машинасы табиблары 10 яшьлек кызны һәм 12 яшьлек малайны хастаханәгә алып киткән. Биш яшьлек баланы табиблар караган һәм өендә калдырганнар.

Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Күп очракта сөрем газы белән агулану газ, май һәм утын мичләренең, шулай ук башка газ җайланмаларының төзек булмавы аркасында килеп чыга дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Моннан тыш, вентиляция җитмәү аркасында да бинада сөрем газы җыелырга мөмкин.


Бөгелмәдә өч бала сөрем газы белән агуланган” язмасына фикерләр

Фикер өстәү