Чаллыда ана белән улы сөрем газыннан агуланган

Шәһәрдә бер кичтә ике фатирда янгын чыккан.

16 гыйнвар кичендә Чаллыда ике фатирда янгын чыккан. “Челнинские известия” язганча, кичке алтынчы яртылар тирәсендә 47/27 йорттагы ике бүлмәле фатирда 7 кв.м. мәйданда йорт җиһазы һәм башка әйберләр яна башлаган.

Янгын чыкканда, фатирда 87 яшьлек әнисе белән 65 яшьлек ир-ат булган. Тиешле хәбәр алынуга ук килеп җиткән коткаручылар санаулы минутлар эчендә янгынны сүндергән. Сөрем газыннан агуланган өлкән яшьтәге ана белән улы хастаханәгә озатылган. Янгын тәмәке төпчегеннән чыккан булырга тиеш.

Шушы ук төндә 32/04 йортның алтынчы катындагы өч бүлмәле фатир да (12 кв. м мәйдан) ут эчендә калган. Кичке җиденче яртылар тирәсендә фатирда ут чыгып, җиһазлар, башка әйберләр яна башлаган. Янгын электр челтәрендә кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле килеп чыккандыр, дип уйлыйлар. Шөкер, бу очракта зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү