Татарстанда тулай торакта бик көчле янгын чыгып, ике хатын-кыз һәлак булган

Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре кичә – 19 октябрьдә Чаллыдагы ГЭС бистәсендә 8/4 йорттагы бер бүлмәдә бик көчле янгын чыгу сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.
Фаҗига булган урынга Чаллы прокуроры Артур Абуталипов килгән. Янгын кичә кичке җиденче яртылар тирәсендә тугыз катлы тулай торакның 2,5 катында чыккан. Бина блоклап эшләнгән, һәр катта – бүлмәләр һәм озын коридор.

Коткаручылар килеп җиткәнче, янгында ике хатын-кыз һәлак булган. Бәхетсезләрнең исемнәре, ничә яшьтә булулары әлегә мәгълүм түгел. Коткаручылар ике ир-атны баскычтан урамга алып чыккан. Икесе дә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, 18 кеше бинадан үзләре чыккан. Коткаручылар махсус битлекләр ярдәмендә югарыгы катлардан һәм күршедәге бүлмәләрдән алты кешене коткарган.
Янгын 12 кв.м мәйданга таралган. Кичке җиделәр тирәсендә сүндерелгән.

Әлеге фаҗига буенча “Саксызлык белән ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерү” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү