Татарстанда тулай торакта чыккан янгыннан 14 кеше коткарылган

Кичә кич Түбән Кама янгын сүндерүчеләре 14 кешене, шул исәптән 7 баланы коткарганнар. Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан йортта янгын чыккан.

Янгын йортның дүртенче катта урнашкан бүлмәсендә чыккан. Йортта көчле төтен була, куе төтен югары каттагы бүлмәләргә керә башлый. Янгын сүндерүчеләр килгәнче биш кеше бүлмәдән үзләре чыгып киткән.

Автолестница ярдәмендә янгын сүндерүчеләр тәрәзәдән төшереп, дүртенче катта ярдәм сораган ике баланы коткарганнар.

Моннан тыш, бишенче каттагы баскычлар буенча 3 бала, җиденче каттан — тагын 2 бала һәм 6 өлкән кеше — 3 ир-ат һәм 3 хатын-кыз чыгарылган һәм коткарылган. 00.05 сәгатьтә ачык янгын бетерелгән.

Янгынның сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре билгеләячәк.


Фикер өстәү