Алабуга районында яшәүче үз акчасына спорт залы төзеткән

Алабуга районы Морт авылында яшәүче Фәйзелхан Әхмәтҗанов үз акчасына ел ярым эчендә спорт залы төзеткән.

«Спорт залы ике көрәш келәменә исәпләнгән. Без көрәш белән шөгыльләнү өчен төркемнәр, шулай ук тренерлар туплыйбыз. Барлыгы алты төркем җыярга планлаштырабыз. Спорт залы күптән әзер, әмма пандемия аркасында, аны ачу бераз тоткарланд», — дип аңлатты Фәйзелхан Гарифҗан улы.

Бүгенге көндә бу бинада җылы, якты, караучылар өчен дә, көрәш белән шөгыльләнүче балалар өчен дә барлык шартлар тудырылган. Авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров сессия барышында Фәйзелхан Әхмәтҗановка мондый спорт комплексы төзелеше өчен рәхмәт әйтте.

Үз вакытында ул гомеренең 20 елын спортка багышлаган, ә соңгы 30 елда авыл хуҗалыгы белән дә шөгыльләнә.


Фикер өстәү