Муса Җәлил турнирында иң яхшы алым күрсәткән көрәшче Ильяс Галимов исемендәге махсус бүләк алачак

“Ватаным Татарстан” газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирында бу юлы зур яңалык көтелә. Финал ярышларында иң яхшы көрәш алымы күрсәткән батырга махсус бүләк тапшырылачак. Әлеге бүләк татарның легендар батыры Ильяс Галимов исемен йөртә.

“Ильяс Галимовның татар көрәшендә нинди эз калдырганын барыбыз да белә. Ул газетабыз турнирында 9 мәртәбә батыр калды. Әлеге бәйгене оешыруга да зур өлеш кертте. Кызганыч, былтыр арабыздан китеп барды. Безнең турнирда аны искә алу дөрес булыр дип уйладык. Яшьләр аны онытмаска, Ильяс абыйлары кебек бил алышырга тырышырга тиеш. Әнә шул фикеребезне Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтовка җиткердек. Ул безне хуплады”, – ди “Ватаным Татарстан” газетасының баш редакторы Гөлнара Сабирова.

Бүләк иясен газета һәм федерация тарафыннан әзерләнгән акчалата премия көтә.


Фикер өстәү