«Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил исемендәге бәйгесендә катнашучыларга сөенечле яңалык бар

48 команда һәм 391 көрәшче. Газетабызның герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә Минзәләдә узучы көрәш бәйгесендә батырлар бүген ачыкланачак. Араларыннан иң шәп көрәшкәне махсус бүләк иясе булачак.

Быелгы турнирның нәкъ менә Минзәләдә узуы очраклы түгел. Муса Җәлилнең 115 еллык туган көне алдыннан аның биографиясендә зур роль уйнаган бу төбәктә очрашу әлеге турнирга аерым бер әһәмият өсти. Герой-шагыйрь1941 ел ахырында Минзәлә педагогия училищесы бинасында (хәзер ул педагогия көллияте) урнашкан хәрби-сәяси курсларда укый. Фронтка да шушы каладан чыгып китә. Минзәләдә аның истәлекләрен әле дә кадерләп саклыйлар. Бәйгенең ачылыш тантанасы алдыннан кунакларны Җәлил музеена алып бардылар, аннары алар герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар.


«Ватаным Татарстан» газетасы Муса Җәлил бәйгесен кадерләп саклый. Каһарман шагыйребез һәм көрәшебез бер-берсенә тиңдәшләр кебек. Икесе дә милләтебезнең язмышы, аның холкы, ныклыгы, тәвәккәл һәм максатчан булуы турында сөйли. Көрәшебез дә яшьләрне әнә шулай итеп тәрбияләргә тырыша. Көрәшче кеше тормышта югалып калмый. Көрәшебезнең мондый халәте бар икән, халкыбызның да киләчәге бар», – диде ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов.


Район башлыгы Айдар Сәлахов көрәшнең тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклауда әһәмиятен белеп эшләгәннәрен әйтте. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов исә бу бәйгедә җиңүнең ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуы турында сөйләде. «Җәлил бәйгесен откан батырлар исемлеге чыккан санны көтеп ала идек. Андый бәхет миңа да елмайды – җиңүчеләр арасына кердем. Ул санны әле дә кадерләп саклыйбыз», – диде ул.


Газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова исә батырларга сөенечле яңалык җиткерде. Бәйгенең финалында иң матур көрәш күрсәткән батырга өстәмә 30 мең сум күләмендә премия биреләчәк. Әлеге бүләк батыр Ильяс Галимов исемен йөртә. Узган ел арабыздан киткән пәһлеван газетабыз турнирында 9 мәртәбә җиңүче булды. Әлеге бәйгене оештыруга да зур өлеш кертте. «Безнең турнирда аны искә алу дөрес булыр дип уйладык. Яшьләр аны онытмаска, Ильяс абыйлары кебек бил алышырга тырышырга тиеш. Әнә шул фикеребезне Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтовка җиткердек. Ул безне хуплады», – диде Гөлнара Сабирова. Кичәге бәйгедә исә Марат Әхмәтов Ильяс Галимов премиясен ел саен тапшырырга тәкъдим итте.

 


Фикер өстәү