Келәм кызды: Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил турниры гөрли

Башкалада герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының алтмыш беренчесе башланды. Батыр исемен кемнәр алыр? Бу сорауга җавапны иртәгә белербез. Ә әлегә турнирның беренче көненә күз салыйк.

Мусага хат

Батырлык, Ватанга мәхәббәт, рух ныклыгы. Турнирның ачылыш тантанасы янәдән әнә шул төшенчәләр турында искә төшерде. Татар театрлары артистлары, җырчылар Зәринә Хәсәншина, Ильвина, Рөстәм Насыйбуллин һәм “Казан” бию ансамбле катнашында узган кереш өлеше күпләрнең күзләрен чылатты.

– Илебезнең бөтенлеген саклау өчен көрәшә торган ир-егетләребезнең язмышын герой-шагыйрь Муса Җәлил язмышы белән бәйләп күрсәткән ачылыш тантанасын карадык. Ул безне кабат рухландырды, тулыландырды, безнең көчле, ихтыярлы, булдыклы халык булуыбызны күрсәтте, – диде ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов. – Әлеге дәрәҗәле турнир белән без татар көрәшенең яңа сезонын башлап җибәрәбез. Быел без аның алтмыш беренче сәхифәсен язабыз, ә турнирның дәрәҗәсе елдан-ел арта гына!

Турнир ел саен үзе дә көрәшче булган Муса Җәлил батырлыгы рухында уза. Бүгенге ачылышта аның шигырьләре янә бер кат күңел аша узды, хәзерге батырлар исеменнән аңа атап язылган хат егетлекнең еллар узса да җуелмас төшенчә булуын раслады. Хәзерге көндә батырлыкларын махсус хәрби операциядә күрсәтүче көрәшче ир-егетләребез безнең сәламне кабул итәр, ә бүген мәйдан тотучылар егетлекнең нәрсә икәненә тагын бер кат төшенер дип ышанабыз.

Турнир язмышы – көрәшчеләр ныклыгында

Турнирның дәрәҗәсе турында көрәшчеләр үзләре дә еш кабатлый. Быелгы ярышка исә җәмгысе 42 команда һәм 350ләп көрәшче килгән. Аларның һәркайсы ике көн дәвамында иң көчле көрәшче исеме өчен бил алышачак. Газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова сүзләре белән әйтсәк, турнир язмышы – менә шушы көрәшчеләр ныклыгында.

– 61 ел элек, әлеге бәйгене гамәлгә куйганда редакция хезмәткәрләре аның бүгенге көнгә кадәр килеп җитәчәге турында уйлап та карамагандыр бәлки. Әмма турнир язмышы – көрәшчеләр ныклыгында. Аны бүгенгә кадәр алып килеп җиткергән өчен, буыннан-буынга тапшырган өчен, аңа үзгә мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле көрәшчеләр! – диде ул ачылыш тантанасында.

Газетабыз өчен Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган көрәш турниры – спорт  ярышы гына түгел, рух ныклыгын, көрәш ныклыгын һәм батырлыгын күрсәтү чарасы.

– Бүген рух ныклыгы һәм батырлык төшенчәләре аеруча зур әһәмияткә ия. Хәзерге сәгатьләрдә Ватаныбыз бөтенлеге өчен үз көчен, үз гомерен аямаган көрәшче егетләребез алдында баш иябез. Киләсе елларда алар белән көрәш мәйданнарында очрашырга насыйп итсен. Ә инде безгә батырлыкны тыныч тормышта, келәмдә һәм хезмәттә генә күрсәтергә язсын, – диде Гөлнара Сабирова.

Келәм күрсәтер

Көрәшчеләр исә бүген-иртәгә “Сынатмаска!” дигән девиз астында бил алышачак. Муса Җәлил турнирының биш мәртәбә җиңүчесе, Чистай районы өчен көрәшүче Булат Мусин шулай ди.

– Безнең өчен иң катлаулы турнирларның берсе бу. Көндәшлек көчле монда. Ләкин без, елдагыча, бик яхшылап әзерләндек, алтынчы җиңү артыннан килдек. Нәтиҗәсе ничек булыр – келәм күрсәтер, – диде ул.

Узган көрәш сезонында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, “Иң яхшы көрәшче” титулын яулаган Радик Сәлахов шундыйрак ният-максатлар белән килгән. Быел ул туган ягы Зәй өчен бил алыша.

– Быел бит әле премияләр күләме дә артты. Аңа да сөендек, билгеле. Ә иң яхшылар рәтендә булуга килгәндә, анысы икеләтә җаваплылык өсти. Мондый турнирларда аеруча, – диде ул.

ФИКЕР

Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың Көрәш федерациясе президиумы рәисе:

– Көрәш – безнең гомерлек юлдашыбыз. Ул – тарихыбыз да, бүгенгебез һәм киләчәгебез дә. Көрәш өчен янып торган тамашачыбыз, гөрләп торган келәмнәребез булганда халкыбыз көчле рухлы булып, батыр булып, җиңеп яшәр! Әлеге турнирдан чыгып фикер йөртсәк тә, 42 команда, 350 көрәшче, зал тулы тамашачы. Кайсы спорт төрендә мондый зур турнир бар икән? Көрәшчеләрнең һәр алымын күзәтәләр, чын күңелдән җан аталар. Халкыбызның, милләтебезнең бик матур сыйфаты ул.

 

Традицион рәвештә көрәш бәйгесен ачу тантанасында 2023 елның иң яхшы көрәшчеләрен, тренерларын, хөкемдарларын бүләкләделәр.

Иң яхшы көрәшчеләр: Радик Сәлахов, Динар Кәримуллин, Раил Сәлахетдинов һәм Ранис Гыйләҗетдинов.

Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар: Рузил Ганиев, Илгиз Шәмсевәлиев һәм Динар Кәримуллин.

Өлкәннәр белән эшләүче иң яхшы тренерлар: Илнур Хәйбуллин,  Җәүдәт Хөсәенов һәм Динар Кәримуллин.

Районнар арасында көрәш буенча иң яхшы җыелма командалар: беренче урында – Әлмәт, икенче урында – Чаллы, өченчедә – Арча, дүртенчедә – Балтач.

“Ел ачышы” булган җыелма командалар: Чистай, Лаеш һәм Азнакай районнары.

Иң яхшы хөкемдарлар: Динар Зиннәтуллин, Алмаз Сафин, Данис Закиров һәм Илһам Волков.

 

 


Фикер өстәү