Күгәрчен авылы сандугачы Ләйлә Вәлиуллина: «Әни, артист булма, диде»

Социаль челтәрдә бер видео таралды. Ир-ат гармун уйный, аңа кушылып бер ханым җыр суза. Ул тавышы, әйтерсең, челтерәп чишмә ага!  Социаль челтәрдәге төркемгә куйгач та, бик яраттылар үзен. Танып, кемнәр икәнен язучылар да булды. Шуңа да Ләйлә апаны тиз таптык. Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында туып-үскән ул. Икетуган абыйсы Рәүфләргә баргач, җырлап утырасы иткәннәр. Аларны Рәүф абыйның хатыны  видеога төшереп алган.

–  Кечкенәдән актриса буласым килде. Камал театрында уйнарга иде, дип хыяллана идем. Җырларга бик яраттым. Әни, артист булма, аларның тормышы авыр, диде. Тыңладым. Ул заманнарда сәхнәгә чыгу да җиңел түгел иде бит, – ди Ләйлә ханым.

Артист булмаса да, аның да тормышы җиңел булмый. Ире белән бары тик 7 ел гына яшәп кала. 26 яшендә 6 яшьлек малаен кочаклап тол кала. 29 яшьлек ире кинәт үлеп китә.

– Балам өчен яшәдем. Улымны үстердем. Тормышта төрле чак булды. Әмма бирешмәдем. Балам өчен барысын да эшләдем. Ул миңа, әнием, мин үскәч, сине эшләтмәячәкмен, дип әйтә иде. Теләге кабул булды. Улым үз эшен ачты, гаиләсе бар. Кызым Эльза белән ике бала үстерәләр. Мине гел үзләре белән йөртәләр. Улым чит илгә барып яшәрлек тә мөмкинлек тудырды. Мине кадерләп кенә яшәтә, – ди Ләйлә ханым.

Гармунчының да тормышын сораштык. Күгәрчен егете Рәүф Гыйниятуллин икән.

– Киленебез Гөлнур белән  матур гомер итәләр, фермерлар. Авылга кайтсам, гел бергә инде без, – ди Ләйлә ханым.

Ләйлә Вәлиуллинаның бертуган абыйсы бар. Ул Балык Бистәсендә яши. Әтисе Мансур 56 яшендә фаҗигале төстә вафат булган, әнисе Маһруйбикә апага шушы көннәрдә 81 яшь тула икән. Ул – авылда абыстай.  Мәчеттә дин дәресләре укыта.

– Әнием 69 яшенә кадәр эшләде. Әле дә зарланмый, бик матур итеп яшәп ята. Җаем булган саен, авылыма кайтырга тырышам. Әнием янында бик рәхәт. Исән-сау гына булсын. Озак яшәсен, – ди Ләйлә ханым.

 

 

 

 


Фикер өстәү