Сайлау көннәрендә өйдә булмаучыларга нишләргә икәнен әйттеләр

15-17 мартта узачак Россия Президентын сайлау вакытында теркәлү урыны буенча сайлау участогына бара алмаучыларга нишләргә икәнен әйттеләр. Татарстанда Күп функцияле үзәкләр директоры Ленара Мозафарова “Мобиль сайлаучы” мобиль кушымтасы турында искә төшерде.

– Тиздән безне бөтен ил халкы өчен мөһим вакыйга көтә. Россия Президенты сайлаулары узачак. Бу вакытта ялга яки эш буенча китеп, теркәлү урыны буенча сайлау участогына бара алмаучылар, гариза язып, үзләренә уңайлы булган тавыш бирү урынын сайлый ала. Моны “Мобиль сайлаучы” мобиль кушымтасы аша да, шәхсән күп функцияле үзәккә килеп гариза язып та, эшләп була, – диде ул.

Җитәкче сүзләренә караганда, Россия Президенты кандидатурасы өчен тавыш бирү өчен Татарстан гына түгел, илнең теләсә кайсы шәһәрендәге сайлау участогын сайларга мөмкин.

– Шунысын да искәртик: моны алдан эшләргә кирәк. Күп функцияле үзәкләрдә гаризалар 11 мартка кадәр кабул ителә. “Мобиль сайлаучы” кушымтасы Дәүләт хезмәтләре порталында да гамәлдә, – диде Ленара Мозафарова.


Фикер өстәү