Татарстанның кайсы районнарында электрон хезмәтләрне начар күрсәтүләре билгеле

Республикада Күп функцияле үзәкләрнең (КФҮ) узган елгы эшенә багышланган киңәшмәдә тиешле хезмәтне вакытында күрсәтмәгән муниципаль берәмлекләрне атадылар.

Татарстанда Күп функцияле үзәкләр директоры Ленара Мозафарова сүзләренә караганда, былтыр җирле хакимият органнары тарафыннан 2 115 шундый очрак теркәлгән.

– Аерым алганда, Түбән Кама районында шундый – 478, Лаешта – 387, Биектауда – 351 очрак теркәлде, – диде Ленара Мозафарова.

Җитәкче фикерен дәвам иттереп, чарада катнашкан Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин мондый очраклар КФҮ хезмәткәрләренең эшенә тап төшерүен дә әйтте.


Фикер өстәү