Татарстанда 34 меңгә якын кеше биометрик мәгълүматны бетерүгә бәйле гариза язган

2023 елда Татарстанда 34 меңгә якын кеше Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) аша биометрик мәгълүматны бетерүгә бәйле гариза язган. Бу хакта оешманың еллык киңәшмәсендә әйттеләр.

Татарстанда КФҮ директоры Ленара Мозафарова узган елның августында интернетта таралган ялган хәбәрдән соң, КФҮләргә озын-озак чиратка тезелгән халык белән ничек эшләүләрен сөйләде.

– Хәтерләсәгез, былтыр интернетта, социаль челтәрләрдә биометрик мәгълүматлардан файдалануны баш тарту турындагы гаризаны 31 августка кадәр генә язарга ярый, өлгермәсәгез, сезнең турындагы мәгълүмат әллә кемнәр кулына эләгергә мөмкин, дигән эчтәлектәге ялган хәбәрләр таралды. 2022 ел азагында кабул ителгән яңа закон нигезендә, дәүләт илдә яшәүчеләрнең биометрик мәгълүматын Бердәм биометрия системасы аша гына җыя, саклый һәм эшкәртә ала. Биометрияңне теләсә кайсы вакытта бетерергә һәм үзең турында мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәтне кире алырга мөмкин, – диде Ленар Мозафарова.

Аның әйтүенчә, август ахырында КФҮләргә күпләп мөрәҗәгать итүчеләр бирегә ни өчен килүләрен үзләре дә аңлап бетермәгән. “Хезмәткәрләребезнең һөнәри осталыгы гына башка төр хезмәтләр күрсәтүгә зыян китермичә, имеш-мимешләргә бәйле чиратларны җиңәргә ярдәм итте”, – диде җитәкче.

Былтыр Татарстанда 33 921 мең кеше биометрик мәгълүматны бетерүгә бәйле гариза язган.


Фикер өстәү