Былтыр Татарстанда Күп функцияле үзәкләр аша 1 миллионга азрак хезмәт күрсәтелгән

2023 елда Татарстанда Күп фунцияле үзәкләр (КФҮ) аша 950 меңгә азрак хезмәт күрсәтелгән. Бу хакта оешманың узган елгы эшчәнлегенә һәм бу елга бурычларга багышланган киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

– Узган ел үзәкләр аша барлыгы 5,1 миллион хезмәт күрсәтелде. Алдагы елны исә әлеге сан 6,05 миллионны тәшкил итте, – диде Татарстанда Күп функцияле үзәкләр директоры Ленара Мозафарова.

Ул шунда ук ачыклык та кертте: “Безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимемәде. Узган ел Федераль салым хезмәте Бердәм салым счетына күчү сәбәпле, гыйнвар – август айларында без халыкка салымга бәйле бурычлары турында белешмә җибәрә алмадык. Мондый “сәлам хатлары”н кабат сентябрьдән генә юллый башладык. КФҮ тәкъдим иткән башка хезмәткәрләргә карата сорау алдагы ел дәрәҗәсендә калды”, – диде Ленара Мозафарова.

Җитәкче иң күп күрсәтелгән хезмәтләрне дә атады. Беренче урында – милеккә хокукны теркәү. Былтыр әлеге төр хезмәттән 1,5 миллионга якын кеше файдаланган. Россия гражданнарын регистрация теркәве – икенче урында (344 мең). Беренче өчлеккә Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) белешмә алу (319 мең) да эләккән. Татарстанда салымга бәйле бурычларны тикшерү (280 мең), Россия паспорты алу (218 мең) кебек хезмәтләргә карата да кызыксыну зур.


Фикер өстәү