40 меңнән артыграк кеше транспорт салымын ташламалы нигездә түләгән

Барлык күчемле һәм күчемсез милек хуҗаларына 2020 ел өчен салым хатларын җибәрү тәмамланган.
Быел республикада яшәүчеләргә җәмгысе 2 миллион 157 мең салым хаты юлланган. Исәпләнгән салымның гомуми күләме – 8 миллиард 100 миллион сум, шуның 4,5 миллиард сумы – транспорт салымы.

Транспорт салымын үз исеменә транспорт чарасы теркәлгән кешеләр түли. Салым күләменә, аерым алганда, салым ставкасы, бер календарь елы эчендә транспортка хуҗа булу вакытына бәйле коэффициент, өч миллион сумнан артыграк бәядәге җиңел автомобильләргә артыклык коэффициенты, ташламаларга хокук йогынты ясый.
Салым хатында транспорт салымы күләменең дөрес күрсәтелү-күрсәтелмәвен тикшерү өчен “Калькулятор транспортного налога ФЛ” сервисыннан файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, двигателенең егәрлеге 107 ат көченә тигез булган машинага транспорт салымы күләмен исәпләп чыгарырга кирәк ди. Татарстанда двигателенең егәрлеге 100 ат көченнән 150 ат көченә кадәрге автомобильләргә салым ставкасы һәр ат көче өчен 35 сум тәшкил итә. Бер еллык салым күләмен билгеләү өчен ставканы егәрлеккә тапкырларга кирәк. Бу очракта бер елга транспорт салымы күләме 3745 сум килеп чыга.
Ә инде бәясе 3 миллион сумнан артыграк кыйммәтле машиналарга транспорт салымы күләмен билгеләү өчен ставканы егәрлеккә һәм артыклык коэффициентына тапкырлау шарт. Мондый автомобильләр исемлеге һәр ел саен 1 марттан да соңга калмыйча Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында (minpromtorg.gov.ru) һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында (nalog.gov.ru) урнаштырыла.
Федераль һәм төбәк законнары нигезендә, транспорт салымы буенча ташламалар күздә тотылган.
Әйтик, Россия Салым кодексы буенча, инвалидлар өчен махсус җиһазланылган яки социаль яклау хезмәте аша алынган җиңел автомобильләргә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең махсус техникасына, егәрлеге 5 ат көченә кадәрге көймәләргә салым салынмый. Моннан тыш эзләүдәге транспорт чарасына, хуҗасына кайтарылган айга кадәр, салым салынмый. Эзләү туктатылып, машина табылмаган очракта, салым түләргә кирәк булмаячак, дигән сүз.
“Транспорт салымы турында” 29 ноябрь, 2002 ел, № 24-ТРЗ Татарстан Республикасы законы нигезендә, гражданнарның кайбер категорияләренә (боларга двигателенең егәрлеге 100 ат көченә кадәрге машина хуҗалары – I һәм II төркем инвалидлар керә) салым ташламалары күздә тотылган. Шул ук вакытта 1 автомобильгә генә ташламалы салым түләргә мөмкин.
2022 елга салым түләү өчен гамәлдәге ташламаларның тулы исемлеге белән “Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам” сервисы аша танышырга мөмкин.
Быел Татарстан Республикасында 40 меңнән артыграк кеше транспорт салымын ташламалы нигездә түләгән. Ташламаның гомуми күләме 107 миллион су тәшкил иткән.
Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе республикада яшәүчеләргә 2020 ел өчен милек салымын 1 декабрьгә кадәр түләү зарурилыгы турында тагын бер кат искә төшерә.


Фикер өстәү