Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ил парламентының түбәнге палатасы белән нәтиҗәле элемтәләр урнаштыру өчен яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашулар үткәрә.

Бүген Татарстан парламенты башлыгы Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе, ЛДПР фракциясендә республика кураторы Ярослав Нилов белән очрашты.
Фәрит Мөхәммәтшин федераль парламент депутаты белән очрашу барышында Федераль Җыен сенаторлары һәм депутатларның төбәкнең законнар чыгару һәм башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында сөйләп үтте. “Бу бик мөһим эш Татарстанның илкүләм, федераль дәүләт программаларында катнашуына ярдәм итә”, – дип ассызыклады ул.
Яклар үзара фикер алышканнан соң ил җитәкчелегенең тормышыбызны яхшырту юнәлешендәге социаль инициативаларын хуплады, шулай ук илнең бердәм хокукый кырын булдыру мәсьәләләрен карады.
Очрашуда ЛДПРдан сайланган Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев катнашты.


Фикер өстәү