Әниләр көне уңаеннан бәйге игълан ителде

Әни-безнең тормышыбызда иң якын кеше, ул безгә үз мәхәббәтен, назын бүләк итә. Ә без аңа  моның өчен рәхмәт әйтәбезме?

Халыкара Әниләр көне алдыннан әниләребезне котларга һәм аларга җылы рәхмәт сүзләре әйтергә менә дигән мөмкинлегебез бар!
Андрей Первозванный фонды популяр Россия җырчысы Диана Гурцкая белән бергә Instagram да Бөтенроссия гаилә флешмобын башап җибәрә һәм катнашырга чакыра!
Гаилә флешмобында ничек катнашырга?

Instagram челтәрендә:
1. 24-28 ноябрь көннәрендә Instagramда әниегез белән яраткан фотографиягезне урнаштырыгыз — аңа рәхмәт әйтегез, аның әһәмияте турында сөйләгез!
2. Постта #счастьематеринства_деньматери и #фондандреяпервозванного  хештегларын куярга онытмагыз
3. Бу пост астында 2 дустыгызны билгеләгез
4. @happymaterinstvo һәм партнер @mr.skovorodkin сәхифәләренә язылыгыз
5. Сезнең аккаунт ачык булырга тиеш

ВКонтакте челтәрендә:
1. 24-28 ноябрь көннәрендә үз битендә әниегез белән яраткан фотография урнаштырыгыз — аңа рәхмәт белдерегез, аның турында, аның мәхәббәте һәм кайгыртуының әһәмияте турында сөйләгез!
2. Постта #счастьематеринства_деньматери и #фондандреяпервозванного  хештегларын куярга онытмагыз
4. Сезнең аккаунт ачык булырга тиеш

Призлар уйнату нәтиҗәләре турында мәгълүмат 1 декабрьдә happymaterinstvo һәм https://vk.com/fap_fund булачак.

 


Фикер өстәү