Марат Әхмәтов: «Җәлил турниры һәркемнең күңелендә истәлек булып саклана»

Казанда газетабыз гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры башланды. Ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов та катнашты.

Аның сүзләре белән әйтсәк, әлеге дәрәҗәле турнир белән без татар көрәшенең яңа сезонын башлап җибәрәбез.

— Һәркемнең күңелендә истәлек булып саклана торган турнир ул. Быел без аның инде алтмыш беренче сәхифәсен язабыз. Аның дәрәҗәсе елдан-ел арта гына, — диде ул.

Елдагыча, турнир батырлык, Ватанга мәхәббәт төшенчәләренә багышланган ачылыш тантанасы белән башланды.

— Илебезнең бөтенлеген саклау өчен көрәшә торган ир-егетләребезнең язмышын герой-шагыйрь Мусп Җәлил язмышы белән бәйләп күрсәткән ачылыш тантанасын карадык. Ул безне кабат рухландырды, тулыландырды, безнең көчле, ихтыярлы, булдыклы халык булуыбызны күрсәтте, — диде бу җәһәттән Марат Әхмәтов.


Фикер өстәү