Гөлнара Сабирова: “Бүгенге батырларны күрсәтәсебез килә”

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры өченче ел рәттән Казанда үтәчәк. Ачылу тантанасы исә 2 февральдә булачак. Аның асылы-эчтәлеге турында газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова турнирга багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры Татарстанның Көрәш федерациясе һәм Татарстанның Спорт министрлыгы белән берлектә уздырыла.

– Елдагыча, редакция аның рухи эчтәлеге өчен җавап бирә. Быел без илдәге сәяси вакыйгаларны читләтеп уза алмыйбыз. Көрәшчеләр арасында махсус хәрби операциядә илебезне яклаучылар шактый. Безнең үзе дә батыр булган Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирда бүгенге батырларны күрсәтәсебез килә. Ягъни быелгы ачылыш һәм, гомумән, турнир батырлык, ныклык, Ватанны ярату, көрәшне ярату кебек төшенчәләргә бай булачак, – дип сөйләде турнирның эчтәлеге турында “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.

Ачылыш тантанасында Тинчурин театры артистлары, җырчылар Илвина, Зәринә Хәсәншина, Рөстәм Насыйбуллин һәм “Казан” бию ансамбле дә чыгыш ясаячак


Фикер өстәү