Хәлил Шәйхетдинов: “Җәлил турнирында җиңсәң, үзеңне бер баш өстен итеп тоясың”

Көрәшчеләр дә, элек көрәшкәннәр дә, тамашачылар да көтеп ала торган турнир. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган көрәш турнирын әнә шулай сыйфатлады. Әлеге спорт чарасына багышланган матбугат очрашуында үзенең дә көрәшкән елларын искә алды ул.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры 2-3 февральдә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда узачак.

– Көрәшчеләр дә, элек көрәшкәннәр дә, тамашачылар да көтеп ала торган турнир ул. күрешү, сөйләшү, хәл белешү өчен дә яхшы форсат. Җәлил турниры электән көрәшчеләр арасында аерым урынны били. Анда җиңсәң, үзеңне башкалардан бер баш өстен итеп тоясың. Гәрчә Татарстан, Россия, Дөнья беренчелеге булса да. Без көрәшкән вакытта да шулай иде ул. Турнирда җиңеп, үзеңне “Ватаным Татарстан” газетасы битләрендә табу үзе бер рәхәт, күңелле вакыйга иде. Ул газеталар, инде саргайсалар да, сандык төпләрендә саклана, – дип сөйләде Хәлил Шәйхетдинов, хатирәләргә бирелеп.

Сүз уңаеннан, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Муса Җәлил турнирының 1991 елгысында 70 килолы егетләр арасында җиңүче булган.


Фикер өстәү