Хәлил Шәйхетдинов: «Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнир – иң абруйлы ярыш»

18-19 март көннәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе узачак. Оештыручылар шул уңайдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе җыйды.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов бу көрәш ярышының тарихына тукталып, аны иң абруйлы ярыш дип атады. «Соңгы елларда көрәш буенча дөнья беренчелекләре дә уздыра башладык. Әмма көрәшчеләр телендә дә, безнең фикеребезчә дә бу турнир — иң дәрәҗәлесе. Тарихка да шундый булып кереп калды ул. Менә 59нчы тапкыр оештырабыз. Ул катлаулы елларда да сакланып калды. Моның өчен, билгеле, газетаның төрле еллардагы редактор вазыйфасын башкарган кешеләргә дә рәхмәт», — диде ул.


Фикер өстәү