«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылды

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда 59 нчы тапкыр уздырыла торган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир ачылды. Аны «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган.

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Көрәш федерациясе президиум җитәкчесе Марат Әхмәтов, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова катнашты.

Марат Әхмәтов көрәшчеләрне һәм җанатарларны сәламләде. «Бу егетләребез милләтебезнең йөзе һәм көчен күрсәтә. Мин шикләнмим, сез матур көрәш күрсәтәчәксез», — диде Марат Әхмәтов.

18-19 март көннәрендә «Ак барс» көрәш сараенда ун үлчәү авырлыгында 371 көрәшче бил алышачак. Ярышның баш хөкемдары — Фәрит Шәйхетдинов.


Фикер өстәү