Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Барлык чәчү мәйданнарына да орлык чәчәргә җыенабыз

Татарстандагы чәчү мәйданнарының барысына да орлык чәчәргә планлаштыралар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә белдерде.

«Барлык чәчү мәйданнарына орлык чәчәргә планлаштырабыз. Барлыгы 2,7 миллион гектар. Шуның 1,5-1,6 млн гектары — бөртекле культуралар, 400 меңнән кимрәк гектар мәйданда — техник культуралар, 760 мең гектары — азык, 6,5 мең гектары — бәрәңге һәм яшелчә өчен булачак», — дип сөйләде ул.

Садыйков сүзләренчә, эсселек һәм корылык аркасында, узган ел аграрийлар өчен чын сынау булды. «Уңыш һәм тулай җыю буенча ике тапкыр диярлек оттырдык. Шуңа да карамастан, 2 миллион гектарга якын сөрү мәйданнарында туфракны төп эшкәртү уңышлы башкарылды. Көздән үк бу ел уңышы өчен билгеле бер эш башкардык», — дип билгеләп үтте ул.


Фикер өстәү