Марат Җәббаров: бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш 115% тәшкил итә, проблемалар булмаячак

Татарстан Республикасында чәчү мәйданнарын 2021 ел дәрәҗәсендә саклап калу планлаштырыла – 2,72 млн.га, бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киләчәк кыр эшләренә әзерлек, авыл хуҗалыгы техникасы, орлыклар һәм ашламалар базарындагы агымдагы вәзгыять турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итте: былтырдан калган терлек азыгы запасы булмау сәбәпле, бөртекле культуралар исәбенә терлек азыгы җирләре арттырылачак. Агымдагы елда 1 баш шартлы терлеккә 40 центрдан артык азык берәмлеге әзерләргә кирәк, шул рәвешле ел ярымлык азык запасын тәэмин итәчәкбез.

Бүген бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш 115% тәшкил итә, проблемалар булмаячак.

Сатып алынган орлыкларны кайтару буенча катлаулы хәл хәл ителә. Контрактланган күләмнәр: шикәр чөгендере буенча – 62,5 мең тонна, көнбагыш буенча – 67,5 мең тонна, кукуруз буенча – 4,5 мең тонна март ахырына кадәр тулы күләмдә кайтарылачак. Орлыкка бәяләрнең сизелерлек артуы күзәтелә, чөнки алар чит ил валютасында (доллар, евро) контрактланган. Орлыкларны алмаштыруга альтернатива бар – базарда үзебезнең селекциябезнең сортлары һәм гибридлары җитәрлек.

Көзге культуралар һәм ашламалар туплау турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров, республикада 478,8 мең га уҗым культуралары бар, дип билгеләп үтте. Аларны кышлату өчен шартлар бүгенге көндә бик кулай. 94%ының халәте яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Ашлама буенча бүген 1 гектарга 48,4 кг.в./га (2021 елда – 58,5 кг./га) тупланган. Апрель ахырына кадәр барлык килештерелгән күләм – 154 мең тонна аммиак селитрасы буенча заводлар тарафыннан барлык хуҗалыкларга төяп җибәреләчәк.

Республикада тракторларны, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын әзерләү дәвам итә. Кыр эшләренә җәлеп ителәчәк төп техника чәчүне ике атна эчендә башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.

Тракторларның 97 проценты, чәчкечләрнең 99 проценты, чәчү комплексларының 93 проценты, культиваторларның 99 проценты әзерлек сызыгына куелган. Тагын 200дән артык трактор, шул исәптән 100е энергиягә бай.

Язгы кыр эшләрен башкару өчен 1,95 млрд. сумлык запас частьләр сатып алынган, ягъни 91%ы.

Төп техника паркы язгы кыр эшләренә әзер. Әмма кайбер кыенлыклар бар – запас частьләргә бәяләрне – 50 процентка кадәр, авыл хуҗалыгы техникасына бәяләрне 30 проценттан 50 процентка кадәр арттыру. Кыр эшләре өзелмәсен өчен штаб эшли, анда үсемлекләрне саклау чараларын, минераль ашламалар, орлыклар, запас частьләр китерүне көндәлек режимда күзәтеп торалар, кирәк булганда альтернатив хәл итү юллары карала. Азык әзерләү һәм урып-җыю техникасын әзерләү дә зур борчу тудыра. Бүгенге көндә кирәкле запас частьләрнең нибары 24%ы сатып алынган.

Катлаулы чорга карамастан, ел башыннан хуҗалыклар тарафыннан 689 берәмлек техника (2,4 млрд.сумнан артык) сатып алынган, шул исәптән 87 трактор, 38 ашлык җыю комбайны һәм 12 азык җыю комбайны, 8 үзйөрешле сиптергеч, 544 берәмлек чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы. Лизинг компанияләре, шул исәптән «Росагролизинг» белән дә эш алып барыла.

Техник потенциалы чәчүне вакытында башкарып чыгарга мөмкинлек бирми торган хуҗалыкларга механикалаштырылган отрядларны җәлеп итәргә киңәш ителә. Республикада чәчү, туфрак эшкәртү һәм ашламалар кертү буенча хезмәт күрсәтүче 8 мехотряд эшли, алар слайдта.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов орлыклар белән тәэмин итү өлкәсендәге ситуацияне, шулай ук республика кырларында язгы кыр эшләрен уздыру өчен кирәкле барлык шартларны тикшереп торырга кушты.


Фикер өстәү