Җимерек йортта яшәүче хезмәт ветераны яңа фатирга күчәчәк

 Казанның Полевая урамындагы 30 нчы номерлы авария хәлендәге йортта яшәүче хезмәт ветераны Гөлфирә Вәлиева бу атна ахырына кадәр «Салават күпере»ндәге төзекләндерелгән фатирга күчәчәк. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Казанда яшәүче 84 яшьлек ханым узган ел ахырында ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенә кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен гариза биргән, әмма процедура озакка сузылган. Казан Мэры Илсур Метшин катнашуыннан соң, хезмәт тикшерүе үткәрелеп, шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре җаваплылыкка тартылды.

Полевая урамындагы 30 нчы номерлы йорт 2014 елда авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип табылды. 14 торак бина күчерелергә тиеш иде, шуларның 9 ы – гражданнар милкендә, 5 се – муниципаль милектә. Бүгенге көндә муниципаль программаның 2022 ел этабы кысаларында 12 фатирда яшәүчеләр «Салават Күпере» торак комплексында төзекләндерелгән фатирлардан ачкыч алдылар.

Гөлфирә Вәлиева яши торган фатир муниципаль милектә санала. Авария хәлендәге торактан күчерү һәм яңа фатир алу өчен аңа социаль наем шартнамәсе буенча өстәмә килешү рәсмиләштерергә кирәк булган. Әмма бу документны рәсмиләштерү ТКХ комитетында озакка сузылган. Хезмәт ветераны турындагы әлеге хәлне Казан Мэры Илсур Метшин белгәч, хезмәт тикшерүе башланган. Аның нәтиҗәләре буенча шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм Гражданнарны яклау мәсьәләләрен алып баручы урынбасары кисәтү алды, ә ТКХ комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручыга шелтә белдерелде.

Илсур Метшин фикеренчә, барысын да закон буенча эшләп һәм төрле белешмәләрне таләп итеп, процесс шулкадәр катлаулана ки, кеше, хезмәт ветераны үзе икенче планга күчә. Кайчагында, мәсьәлә тулысынча хәл ителсен өчен, телефон аша шалтырату яки өйгә килү дә җитә.

Торак сәясәте идарәсендә хәбәр итүләренчә, бүген хезмәт ветераны Гөлфирә Вәлиеваның гаиләсе яңа фатирны карап чыккан һәм бу атна ахырына кадәр анда күченергә җыена.


Фикер өстәү