“Салават Күпере”ндәге бөкеләр проблемасы ничек хәл ителәчәк?

Матбугат конференциясе вакытында Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйлманов “Салават күпере” торак комплексындагы юл проблемасын Горький шоссесындагы дублер-юл чишәчәген белдерде.

Мондый сорау күптән түгел Инстаграмда үткәргән туры элемтә вакытында Казан мэры Илсур Метшинга да килгән иде. Аның сүзләренчә, беренчедән, бөкеләр проблемасын Осиново урамындагы юлны киңәйтү белән хәл итәчәкләр. Бу максаттан быел халыкны торак йортларыннан күчерә башлаячаклар. Икенчедән, Киров районындагы Горький шоссесының дублер-юлы төзеләчәк. Әлеге вакытта төзелешнең икенче этабы бара.
– Киләчәктә бу зур проектлар Осинованы да, Горький шоссесын да бушатачак, дип өметләнәбез, – диде Илсур Метшин.
Транспорт комитеты хәбәр итүенчә, “Салават Күпере”нә метробус җибәрү буенча да эшләр алып барыла.
– Хәзерге вакытта хәрәкәт итү маршруты эшләнелә. Аннан соң проект-төзелеш документациясен төзергә кирәк булачак һәм шуннан соң гына юл төзелеше эшләре башланачак, – дип аңлатма бирәләр комитетта.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү