Министрлыклар 2020 елда куелган бурычларны ничек үтәгән?

Татарстанның халыкка иң якын булган 6 министрлыгы – Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Сәламәтлек саклау, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Яшьләр, Спорт министрлыклары  узган елда халык белән экспертлар тарафыннан билгеләгән бурычларын ничек үтәгән?

Мәгариф һәм фән министрлыгы

2020 елда министрлыкка 3 яшькә кадәрге сабыйларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү күрсәткечен 20 мең урыннан 23 меңгә җиткерү бурычы куелган. Моның өчен ел дәвамында Казанда, Чаллыда һәм 11 районда 5 255 урын файдалануга тапшырылган. Шуның 2610ысы – 3 яшькә кадәрге нәниләр өчен.

Министрлыкның тагын бер төп бурычы – капиталь төзекләндерелгән һәм яңа төзелгән балалар бакчалары өлешен 73 проценттан 78 процентка җиткерү. Узган елда Татарстанның мәгариф оешмалары биналарын капиталь төзекләндерү программасы кысаларында 36 районда урнашкан 79 балалар бакчасына ремонт ясалган.

Мәдәният министрлыгы

Министрлыкның төп гавами бурычларыннан берсе – муниципаль китапханәләрне заманча басмалар белән(һәр оешманы кимендә 100 төр басма белән) тәэмин итү. Узган елда республикадагы барлык муниципаль китапханәләрне (аларның саны – 1507) яңа китаплар белән тәэмин итүгә ирешелгән.

2020 елда муниципаль һәм дәүләт китапханәләренә 306дан артыграк атамадагы басма алынган. Алар арасында – матур әдәбият һәм балалар әдәбияты, тел белеме, әдәбият белеме өлкәләре, сәнгать, спорт, шулай ук техник, иҗтимагый-сәяси, табигый-фәнни өлкәләр буенча басмалар.

Сәламәтлек саклау министрлыгы

Министрлык, COVID-19инфекциясе таралуга бәйле хәлләргә карамастан, гавами максатлары һәм бурычларын да үтәүгә ирешкән.

Поликлиникаларны табиблар белән 84,2 процентка кадәр тәэмин итү төп бурычларыннан берсе булган.  Ул кадрларга кытлыкны бетерү чаралары белән бергә хәл ителгән. Алар арасыннан –максатчан юлламалар буенча вузларда белем алган яшь белгечләрне поликлиникаларга җәлеп итү, торак шартларын яхшыртугагрантлар бирү, социаль ипотека программасы буенча торак белән тәэмин итү, яшь белгечләргә өстәмә түләүләр һ.б.  Шуның нәтиҗәсе буларак, 2020 елда республика сәламәтлек саклау оешмаларында табиблар санын 219га арттыруга ирешелгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгына төзекләндерелгән яки яңа хастаханәләр өлешен 29,8 проценттан 35 процентка җиткерү бурычы да куелган. Узган елда әлеге бурыч кысаларында 11 хастаханә капитальтөзекләндерелгән, шулай ук 5 яңа объект файдалануга тапшырылган. Болар:

  • Казан шәһәрендә профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусы;
  • Республика клиник онкология диспансерының Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге ике филиалы;
  • Минзәлә район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге;
  • Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәк белән хирургия корпусы.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы

Министрлыкның төп бурычларыннан берсе – икътисадны үстерү өчен кадрлар әзерләү. Моның өчен бюджет акчасы хисабына һөнәргә һәм өстәмә һөнәргә өйрәтү оештырылган:

*  эшсезләрне (ихтыяҗ зур булган һөнәрләр арасыннан – машина йөртүче, чәчтараш, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, пешекче, авыл хуҗалыгы производствосына тракторист-машинист) – барлыгы 4065 кеше;

  • 31 оешма (“КамАЗ” “АЛНАС” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте, “Иннополис” махсус икътисади зонасы” акционерлык җәмгыяте һ.б.) хезмәткәрен – барлыгы 1955 кеше;
  • 50 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләрне, шулай ук пенсия алды яшендәгеләрне (бухгалтерия эшчәнлеге, педагогик эшчәнлек, персонал белән идарә итү, шулай ук сак хезмәткәре, пешекче, кондитер, котельня операторы кебек эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур булган) – 3501 кеше;

2020 елда яңа һөнәргә өйрәтелгән һәм квалификациясен күтәргән:

  • эш эзләп, мәшгульлек хезмәтләре органнарына мөрәҗәгать иткән мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар (чәчтараш, тырнак ясаучы, пешекче, йөртүче, бухгалтер һөнәрләренә һ.б ихтыяҗ зур булган) – 3363 кеше;
  • Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш һәм Тукай районнарының 11 предприятиесе хезмәткәрләре – 1296 кеше.

2020 елда җәмгысе 14 мең кеше шундый укыту-өйрәтү чараларына җәлеп ителгән.

Яшьләр министрлыгы

Министрлыкның халык, экспертлар тәкъдим иткән  бурычлары арасыннан – савыктыру лагерьларын төзү, яңарту һәм капиталь төзекләндерү. Узган елда 23 лагерьда төзекләндерү эшләре башкарылган. Шул исәптән 15 лагерь капитальтөзекләндерелгән, 3се – яңартылган, 11 лагерь территориясендә яңа объектлар калкып чыккан.

Моннан тыш медицина пунктлары, торак корпуслар, ашханәләр төзелгән яки төзекләндерелгән, коммуналь челтәрләр яңартылган, спорт мәйданчыклары урнаштырылган.

Министрлыкка шулай ук студентларны ел әйләнәсендә вакытлыча эшкә урнаштыру системасын булдыру бурычы куелган. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен 2020 елда “Работамолодым” (https://rabota.tatar) порталыэшләнгән. Портал ярдәмендә 763 кеше эшкә урнашкан.

Спорт министрлыгы

Спорт корылмаларын төзү министрлыкның төп бурычларыннан берсе булып тора. 2020 елда өсте ябулы 18 объект файдалануга тапшырылган:

  • 7 универсаль спорт залы (Тукай районы Түбән Суыксу авылында, Чаллы, Буа, Мамадыш шәһәрләрендә, Сарман авылында, Яшел Үзән районының Осиново, Васильево бистәләрендә);
  • өсте ябулы 3 бассейн (Биектау, Мөслим авылларында, Чаллы шәһәрендә);
  • 4 футбол манежы (Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә, Казанда – 2);
  • өсте ябулы ясалма бозлы 3 шугалак (Лаеш, Чаллы шәһәрләрендә, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә);
  • өсте ябулы1 йөзү бассейны (Нурлат шәһәре).

86 универсаль спорт мәйданчыгы, 6 чаңгы базасы, 20х40 үлчәмендәге футбол кыры һәм административ бина белән өсте ябулы 1 футбол манежы төзелгән.

Моннан тыш халык тарафыннан куелган тагын бер бурычны үтәү йөзеннән 15 районда һәм Казанда 20 спорт объекты капиталь төзекләндерелгән.

 


Фикер өстәү