Татар атлары белән флешмобта катнашкан Фәрит Нәбиуллин: «400 атка 10 капчык солы кирәк булды»

Лениногорск районының Карабаш авылында яшәүче фермер Фәрит Нәбиуллинның атлары бөтен республика танылды. 400 татар атының “Алга” дигән сүз ясап тезелүе күпләрне гаҗәпләндерде. Моның хикмәте нидә? Фәрит абый әйтүенчә, әлеге флешмобка максатчан әзерләнгәннәр.
– Башта басуны трактор белән кардан чистарттык, аннары хәрефләр белән “АЛГА” сүзен язып куйдык. Атларны һәр көнне урамга чыгарып йөрттек. Флешмобка кадәр бер атна кала аларны хәрефләр буенча сибелгән солыга өйрәттек. Хайваннар ничек кирәк булса, шулай бастылар. 400 атка 10 капчык солы кирәк булды. Солы – аларның иң яраткан азыгы, шуңа күрә өйрәтү авыр булмады, – ди фермер.
Ул 2015 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән 54 баш сатып алган булган.
– Республика алдында үзебезнең татар атларын алга этәрү бурычы тора. Без, моны ничек күрсәтеп була, дип озак уйладык. Иң мөһиме, бу татарча һәм шул ук вакытта креатив булырга тиеш иде. Чөнки татар атлары бит, шуңа күрә стилистика да сакланырга тиеш. Моның белән без атларыбызның бөтен көчен һәм куәтен, нәрсәгә сәләтле булуларын да күрсәтә алдык, – ди Фәрит Нәбиуллин.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү