Һәрберсе – алтын бәясе. Авыл хуҗалыгы тармагында мобилизация ничек бара?

«Алдан уйлыйсы, хәстәрен иртәрәк күрәсе булган». Хезмәткәрләренә бронь алырга өлгермәгән җитәкчеләр әнә шулай дип көенә бүген. Икмәк пешерү заводлары, ит комбинатлары, консерв заводлары, сөт комбинатлары хезмәткәрләре бронь белән якланган булса да, фермерлар, терлекчеләр, механизаторлар, мал табиблары гадәти тәртип белән чакырылачак. Дөрес, кайбер хуҗалыклар үз хезмәткәрләренә бронь алырга өлгергән. Җаваплы органнарга исемлек җибәреп, әлеге вакытта җавап көтүчеләр дә шактый. Аларның язмышы ничек хәл ителер? Гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында мобилизация ничек бара? Оешма җитәкчеләре вазгыятьтән ничек чыгарга җыена? Без шул хакта белештек. 

139 кеше чакырулы

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда 600 предприятие азык-төлек белән тәэмин итүгә үз өлешен кертә. Аларда 49 мең кеше эшли. Шуларның 12 меңе запаста булып исәпләнә. Шул ук вакытта өлешчә мобилизациягә эләккән очракта, якынча 10 мең хезмәткәр бронь алуга хокуклы. Әлегә аларның 38 проценты гына бронь алган.

1 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, өлешчә мобилизация кысасында хәрби комиссариатлардан авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 399 кеше чакыру (повестка) алган. Бу – тармакта эшләүчеләрнең якынча 0,56 проценты дигән сүз. Шуларның 139ы чакыру пунктларына килгән.

Министр Марат Җәббаров журналистлар белән очрашуда хуҗалыклар мобилизацияләнгән эшчеләргә алмашка яңа белгечләр табарга тырышуларын әйтте. Шунлыктан тиз арада кешеләр эзлиләр. Шул ук вакытта, министр әйтүенчә, тармакта вазгыять катлаулы түгел.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк: бүгенгә, Россия законнары нигезендә, бронь алу буенча эшләр туктатылган. Бу бары тик дәүләт хаҗәте өчен азык-төлек товарларын әзерли торган оешмаларга гына кагылмый.

– Бүген күп кенә оешмалардан, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән мөрәҗәгатьләр кабул итәбез, ләкин без билгеле бер таләпләр буенча гына эш алып барабыз, – диде министр.

Барыргамы, калыргамы? Мобилизациягә бәйле 5 сорауга хәзрәт ҖАВАБЫ

Кыл өстендә

Язманы алга таба дәвам итәр өчен, бронь турында тулырак мәгълүмат бирергә булдык. Редакция юристы Булат Закиров аңлатуынча, бронь төшенчәсе эшкә бәйле. Бу – предприятиедәге эшне өзлексез дәвам итү өчен кирәк булган эшчене мобилизациядән азат итү дигән сүз. Мәсәлән, ул баш технолог яки баш инженер булырга мөмкин. Бу очракларда сүз беренче чиратта икмәк пешерү заводлары, ит комбинатлары, консерв заводлары, сөт комбинатлары турында бара. Бронь алган эшче мобилизациядән 12 айга кадәр азат ителергә мөмкин. Кирәк булган очракта, озайтылырга да мөмкин. Ә инде вазыйфасын үзгәрткән яисә эшне алыштырган чакта бронь сакланмый. Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, броньны дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, хәрби сәнәгать комплексы, хәрби техника җитештерә торган саклану предприятиеләре, аккредитация узган IT компанияләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат һәм элемтә өлкәсе, финанс компанияләре һәм банклар ала ала.

Мәсәлән, Казанның 3 нче икмәк пешерү заводының бүлек мөдире Инзар Җиһангиров әйтүенчә, биредә эшләүче һәр ир-атка бронь бирелгән.

– Бездә әлегә барысы да тыныч. Һәркем үз эшендә. Икмәк белән тәэмин итү буенча план төзелде, эшләп чыкмас өчен бер генә сәбәп тә юк, – диде ул.

Авылларда да бронь алучылар бар. Мәсәлән, Актаныш районының «Нигез» җәмгыятендә 68 кеше эшли. Оешмада эшләүче 27 ир-атның 19ына бронь бар.

– Әлегә безнең җәмгыятьтәге бер кеше дә өлешчә мобилизациягә эләкмәде. Алда нәрсә буласын беребез дә белми, – диде хуҗалык җитәкчесе Дамир Җәлилов. – Бүгенгә кадәр районда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында китүчеләр күп түгел иде. Һәр хуҗалыктан бер-ике кешене генә озаттылар.

Мобилизацияләнүче үзе белән нәрсә алырга тиеш?

Хуҗалык җитәкчесе, авыллардан җаваплы эшчеләр китү хәлне катлауландырса да, вазгыять ул дәрәҗәдә киеренке булмас, дип өметләнә.

– Беребезгә дә җиңел булмас анысы. Авырлык тыныч вакытта да килә торды. Ләкин алар хәл ителде. Шуңа күрә алга таба да исәнлек булсын да, дөньялар тынычланып, бу мәсьәлә уңай якка хәл ителсен иде, дип телибез, – диде Дамир Җәлилов.

Халык кыл өстендә яшәгән кебек. Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче Шәмсия Алимова әнә шулай ди. Әлеге вакытта авылдан дүрт егет өлешчә мобилизациягә эләккән.

– Үзләре шәһәрдә торсалар да, авылда теркәлгәннәр иде. Шуңа күрә повестка да авылга килде. Егетләрнең берсе – Казанда «Оргсинтез»да, икенчесе – кибеттә, икесе төрле җирдә эшли иде. Бер егетебезнең ике баласы бар, калганнары гаилә кормаган әле. Гомумән алганда, 17 егетебезгә повестка килде. Кайсысының эшләгән урыныннан бронь булган, кайсысы студент кына әле. Хуҗалыкта эшләүче кешеләр арасында яшьләр юк. Барысы да – 40 яшьтән өлкәннәр, – диде ул.

Шәмсия Алимова әйтүенчә, соңгы вакыйгалар халыкның тынычлыгын алган. Һәркайсы көн дә хәбәр көтә, ди ул.

– Бу хәлләр кагылмаган бер генә нәсел дә юк. Барысы да, бүген ни булыр икән, дип көтә. Дөрес, соңгы көннәрдә хәбәрләр тынып тора әле. Бераз гына булса да тын алып торабыз. Барыбызда да бер теләк: алынган егетләребез хәрби хәрәкәтләр бара торган нокталарга барып җитмәсен иде. Катнашырга туры килгән очракта да, исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде, – диде Шәмсия Алимова.

Алып калып булырмы?

Әгәр азык-төлек җитештерүдә катнаша торган икмәк пешерү заводлары, ит комбинатлары, сөт заводлары бронь белән якланган булса, фермерлар гадәти тәртиптә чакырыла. Алар арасында инде мобилизацияләнүчеләр дә бар. Шуңа күрә министрлык хуҗалыкны кемгә калдыруны алдан уйларга киңәш итте. Мәсәлән, грант алу буенча килешү вакыты чыкмаган кешеләргә (шул исәптән фермерлар да) милкен алып каласы затка ышаныч кәгазен рәсмиләштерергә кирәк булачак. Грант алып, өлешчә мобилизациягә эләккән, ышаныч кәгазе булмаган һәм фермер хуҗалыгын башка кеше исеменә рәсмиләштермәгән кешегә, терлекләрен калдырырдай затны тапмаган очракта, 8(495)6078107, 8(49)56087223 телефон номерлары буенча Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл территорияләрен үстерү департаментына шалтыратырга кирәк булачак. Алга таба терлекләр зур предприятие карамагына күчәчәк.

Буа районында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 9 кеше мобилизацияләнгән. Алар арасында механизаторлар да, терлекчеләр дә, фермер да бар. Соңгысының эшен әтисе алып барачак.

– Авылда эшләргә болай да кеше аз. Шунлыктан ул барыбер үзен сиздерер дип уйлыйм, чөнки мобилизацияләнгәннәрнең һәркайсы ныклап торып эшли торганнар иде,  – диде районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов. – Бронь мәсьәләсе дә ачык булып кала әле. Идарәдә ничек тиеш, шулай эшләнгән ул. Тик хуҗалыкларның күпчелегендә юк иде. 21 сентябрьдән соң барысы да кузгалдылар кузгалуын, ләкин алар закон көченә ия булырмы – әлегә билгесез.

Бронь – Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллинны да иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсе бүген.

– Кызганыч, үз вакытында бронь буенча дөрес эшләмәгәнбез. Булмас әле, килмәс әле, дип яшәгәнбез. Хуҗалыклардан таләп тә итә белмәгәнбез. Бу – безнең эшләп бетермәгәнлек. Мин моның өчен үземне бик гаепле хис итәм. Хәзер авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, бронь бирелмәгән егетләрнең барысы да китәчәк. Кызганыч, без күпме генә тырышсак та, повестка килеп төшә икән, берни дә эшли алмыйбыз, – диде ул, ачынып.

Кредит каникулыннан кемнәр файдалана ала?

Идарә башлыгы әйтүенчә, әлегә райондагы егерме хуҗалыктан 22 кеше мобилизацияләнгән. Шуның берсе контракт буенча хезмәт итәчәк. Алар арасында механизатор да, осеменатор да, терлекче дә, сөт җыючы да, мал караучы да, фельдшер да бар.

– Егетләрнең эш урыннары сакланачак. Бу турыда алар белән сөйләшү булды. Моннан тыш, хезмәт хакларын биреп бетергәндә, колхозчыларның гаиләләренә бер тапкыр өстәмә 20 мең сум күчереләчәк. Үзләре юкта гаиләләренә нинди дә булса ярдәм кирәк була икән, шулай ук булышырга әзербез, – диде ул.

Фирдәвес Нәбиуллин әйтүенчә, колхозлар булгач, эшне уртак итеп эшлиләр, шунлыктан бу мәсьәләдә әлегә авырлыклар юк.

Үзгәрешләр Балык Бистәсе районы фермеры, сөт заводы хуҗасы Миңзөфәр Исмәгыйлевнең хуҗалыгына да кагылырга мөмкин, чөнки эшләүчеләрнең 70 проценты – ир-атлар. Алар арасында повестка килергә мөмкин булучылар да шактый, диде фермер. Инде беренче китүче дә бар. Шушы көннәрдә машина йөртүче мобилизацияләнгән.

– Бездә төп эшләрнең берсен машина йөртүче башкара. Кайсы вакытларда аларның бер эш көне бер елга тора. Егетебез өч ел эшләде бездә. 26 яшь. Менә аның урынына хәзер кеше эзлибез. Әлегә җаваплы, намуслы эшчеләрне табу бик кыен. Хезмәт хакы да яхшы югыйсә. Бездә машина йөртүче 45 мең сум акча ала. Хәтта шундый хакка да кеше таба алмый тилмерәм. Авылда эшләргә кеше табу минем өчен болай да иң авыр проблема иде. Хәзер белмим, ничек эшләрбез, дип борчылам, – диде Миңзөфәр Исмәгыйлев.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү