Бишнең берсе генә кайта: авылда эшләргә кеше җитмәүнең сәбәбе нидә?

Авылда эшләргә барыннан да бигрәк механизатор, сыер савучы, агроном, зоотехник һәм мал табиблары җитми. Сәбәп нидә? Хикмәт хезмәт хакларының аз булуындамы, әллә башкадамы? Әлеге язмада авылда эш, көчле хуҗалыклар юк, дигән фикерне читкә куеп, булган эшкә кеше таба алмау проблемасын күтәрдек.

Эше бар кешесе юк

Хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар белән сөйләшкәндә еш кына сыер савучылар һәм механизаторларга кытлык булуын ишетергә туры килә. Әйтик, Актаныш районындагы «Таң» хуҗалыгында 4500 гектар сөрүлек җире, 2500 баш терлек бар. Хуҗалык җитәкчесе Рафис Миңнеханов сүзләренчә, аларда сыер савучылар җитми.

– Безнең колхозда сыер савучыларның хезмәт хаклары уртача алганда – 45–50 мең сум, 60 мең сум алган чаклары да бар. Тик шул акчага да эшләргә кеше табып булмый. Әйе, килешәм, ферма – хуш исле, чиста җир түгел. Миңа калса, хатын-кызларны беренче чиратта шул куркыта торгандыр. Ферма исен берничек тә бетереп булмый, өйгә дә ияреп кайта ул. 50 мең сумга фермага барганчы, мәктәптә 12 мең сумга идән юып кайта да, өендә тынычлап тора ул. Югыйсә авылда эшләрдәй кеше юк, дип әйтеп булмый бит, – диде Рафис Миңнеханов.

Авылларда механизаторларга да кытлык бар. Күпчелек хуҗалыкларда аларның хезмәт хаклары уртача 35–40 мең сум, эшне «батырып» эшләгәннәре, уңган-булганнары сезон вакытында 100 мең сумга кадәр акча ала. Димәк, хикмәт хезмәт хакының аз булуында гына да түгел. Шушы ук фикерне Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитовтан да ишеттек.

– Бүген безнең районда барлык хуҗалыкларда да белгечләргә вакансияләр бар, – ди ул. – Бухгалтерлар, агрономнар, инженерлар кирәк. Сыер савучылар, комбайнчылар турында әйтеп тә тормыйм. Агрохолдинглар бухгалтерларга 100 мең сумга кадәр акча вәгъдә итә. Шул хакка да кеше таба алмыйлар. Шуңа күрә авылда эш юк, дигән сүз дөрес түгел. Авылда калганнарга һәм эшләргә теләгәннәргә – эш бар. Тик калучы бармы? Төп сәбәп менә шушы.

Белгечләр

Авылларда, эре хуҗалыкларда эшләр өчен мал табиблары да җитми. Республикада алар белән тәэмин ителеш 83 процентны тәшкил итә. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, ветеринария берләшмәләре карамагындагы ветеринарлар белән тәэмин ителеш 100 процентны тәшкил итә. Ә менә халык белән көн саен элемтәдә була торган белгечләргә кытлык зур. Вазгыять аеруча Чистай (тәэмин ителеш 65 процент), Алабуга (64 процент), Лаеш (56 процент), Югары Ослан (50 процент) һәм Балык Бистәсе (50 процент) районнарында катлаулы.

Балык Бистәсе районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов фикеренчә, районга кайткан яшь белгечләрнең бик азлары гына төпләнеп кала.

– Иң зур авырлык – көндәлек эшләрне башкаручы белгечләр җитмәү. Хезмәт хаклары белән кызыксындырырга кирәк аларны. Күпчелеге бер ел да эшләмичә китә. Йортлар да салырга кирәк, тик моның өчен алар бераз эшләргә тиеш, дип саныйм. Элек мал табиблары укуны тәмамлагач, авылларга кайтып кимендә өч ел эшли иде. Шуны кабаттан кайтарырга кирәк. Хәзерге вакытта бездә эшләүчеләрнең күпчелеге – урта буын. Алар барысы да диярлек кайчандыр укуны тәмамлап, безгә эшкә кайтучылар, – диде ул.

Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе ректоры Рөстәм Равилов фикеренчә, гадәти белем бирү белән бергә кабаттан практик тәҗрибәгә күчәргә кирәк.

– Чыгарылыш студентлары авылга эшкә барсын өчен мәктәп укучылары белән эшләүне иртәрәк – 7–8 нче сыйныфлардан ук башларга кирәк. Абитуриентларны максатчан укуга да җәлеп итәргә, кызыксындырырга кирәк. Чөнки вузны тәмамлагач, максатчан укыган студентларның 99,5 проценты эшкә урнаша. Тик, кызганыч, районнарда кызыксыну юк. Узган ел ахырында районнарга максатчан килешү нигезендә укырга теләге булган мәктәп укучыларын безгә җибәрүне сорап, хатлар юллаган идек. Алай гына да түгел, бу мәсьәләдә без һәрдаим районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белән элемтәдә торабыз. Ел башында 43 районның бары тик 3есе генә кандидатлар җибәрде. 9 район, кирәкми, диде, 31е хәтта җавап та бирмәде, – диде Рөстәм Равилов.

Эшкәртүдә

Авыл хуҗалыгы тармагы ферма, терлек янында эшләү белән генә чикләнми. Алган продукцияне эшкәртергә дә кирәк бит әле. Саба районының данлыклы фермеры Зөфәр Мөхәммәтшин белән сөйләшкәндә: «Үз чималыңны үзең эшкәртү отышлы, әлбәттә, ләкин кем белән эшлисең? Авылда аны башкарып чыгардай кешеләр юк бит», – дигән иде. Шушы ук фикерне республиканың төрле районнарындагы башка фермерлардан да ишетергә туры килгәне бар.

Кайбыч районының Чүти авылындагы «Йолдыз» кооперативы технологы Гөлназ Щукинага үз вакытында технолог һөнәренең үзенчәлекләренә төшенергә туры килгән.

– Эшкәртүдә технологлар гына түгел, ярымфабрикат ясаучыларны да, пилмән бөгүчеләрне табып булмый. Хәзерге вакытта миндә пенсия яшендәге элеккеге сыер савучылар һәм бер яшь кыз эшли. Икенче сменада эшләр өчен биш пилмән бөгүче кирәк. Машина йөртүче, көтүче дә юк. Каз көтәр өчен бер кешене чакырган идек. Аена ике көн ял һәм 15–16 мең сум хезмәт хакы белән. Җаваплылык зур түгел, документ тутырасы юк. Ләкин аңа да риза булмады. Әнисенең пенсиясенә яшәүне кулайрак күрде. Эшлим дигән кешегә авылда эш бар. Кыр эшләрендә дә, фермада да хезмәт хакы начар түгел. Ярымфабрикатлар ясаучылар да аена 20–23 мең сумнан ким акча алмый. Әзер продукцияне төргәкләргә куючыларның гына хезмәт хакы азрак. Алар 16 мең сум акча ала. Ләкин аларның да хезмәт хаклары, өстәмә эшләр эшләп, тигезләшә.

Авылда эшләр өчен кеше таба алмауның сәбәбе нидә соң? Бу сорауны Гөлназ Щукинага да бирдек. Әлеге дә баягы җавап шул: авыл җирендә эшлим һәм яшим дип торучы яшьләр юк.

– Алар шартлар булмауны сәбәп итә инде, – ди Гөлназ. – Тик кайберләре шәһәрдә фатир арендалап, муеннан бурычка батып, кредит түләп яшәүне яхшырак дип уйлый. Андыйлар ит һәм бәрәңгене авылдан бушлай алып китү ягын карый. Авылда да муеннан сазга батып эшли торган эшләр юк хәзер. Хезмәт хаклары шәһәрнекеннән калышса да, ипотека түлисе, тырышканда, ит һәм сөт алырга кибеткә йөгерәсе юк.

Бишнең берсе генә кайта

Авыл хуҗалыгы белгечләрен Казан дәүләт аграр университеты, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм 23 колледж белән техникумда әзерлиләр. Югары уку йортларын ел саен – 1300дән артык кеше, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен 1500дән артык кеше тәмамлый.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сүзләренчә, әлеге уку йортлары республиканың аграр тармагын тулысынча тәэмин итәрлек белгечләр әзерләп чыгара. Тик укуны тәмамлау гына түгел бит әле. Кулга диплом алган егет һәм кызларның авылга эшкә кайтулары да кирәк. Монысы – иң четереклесе. Статистика мәгълүматлары әнә шуны күрсәтә. Татарстанда аграр вузны тәмамлаган 5 белгечнең берсе генә авылга кайта. Калганнар шәһәрне сайлый. Нәтиҗәдә аграр тармакка агроном, зоотехник, мал табиблары җитми. Министр Марат Җәббаров еллык коллегия утырышы вакытында кадрлар белән тәэмин ителеш 79 проценттан 96 процентны тәшкил итә дигән иде. Аның фикеренчә, бу проблеманы кадрларны максатчан әзерләү программасы хәл итә алыр иде.

Югыйсә югары һәм урта һөнәри белем алып, авылда ким дигәндә өч ел эшләгән яшь белгечләргә һәртөрле ярдәм чаралары да бар. Әйтик, югары уку йортын тәмамлаучыларга бер тапкыр 300 мең сум, техникум дипломына ия булучыларга 150 мең сум пособие түләнә. Боларга өстәп, ике төр категориягә дә хезмәт хакларына ел дәвамында 7500 сум өстәмә каралган.

Моннан тыш, Татарстан белем бирү дәүләт мәгариф оешмаларында көндезге уку бүлегендә федераль белем бирү стандартлары нигезендә югары белем алучы студентларга түбәндәге стипендияләр билгеләнә: Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 50 студентына ел дәвамында ай саен – 2000 сум, аграр профильле профессиональ белем бирү оешмаларының 50 студентына 1000әр сум бирелә. Шушы ук уку йортларының 3–5 курс студентларына республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында практика узган вакытта ике ай дәвамында 1әр мең сум күләмендә стипендия каралган.

Шулай ук фәнни оешмаларның һәм Татарстанның аграр профильле югары белем бирү оешмаларының министрлык тарафыннан расланган тематик планнары нигезендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кече фәнни хезмәткәрләренә ай саен 5әр мең сум күләмендә стипендия түләнә. Болардан тыш, бүген квалификация күтәрүгә, белгечләрне яңадан әзерләүгә һәм фәнни тикшеренүләрне үстерүгә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 100 млн сумга якын акча тота. Студентларны укыту һәм практика өчен предприятие чыгымнары да субсидияләнә. Әлеге программада 107 предприятие, 400 студент катнашкан.

Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагында белгечләр һәм эшчеләр белән тәэмин ителеш.

Белгечләр буенча:

  • агрономнар – 483 кеше, тәэмин ителеш – 85%;
  • зоотехниклар – 296 кеше, тәэмин ителеш – 82%;
  • ветеринарлар – 628 кеше, тәэмин ителеш – 83%;
  • инженерлар – 645 кеше, тәэмин ителеш – 91%;
  • экономистлар – 377 кеше, тәэмин ителеш – 94%;
  • бухгалтерлар – 1377 кеше, тәэмин ителеш – 96 %.

Эшчеләр буенча:

  • механизаторлар – 6765 кеше, тәэмин ителеш – 88%;
  • терлекчеләр – 9381 кеше, тәэмин ителеш – 95%;
  • машина йөртүчеләр – 2785 кеше, тәэмин ителеш – 86%;
  • башка төр белгечләр – 1725 кеше, тәэмин ителеш – 87%.
  • Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы мәгълүматлары

Газетаның «ВК» сәхифәсендә уздырган сораштыру нәтиҗәләре

Ни өчен авылларда эшләргә кеше җитми?

  • Хезмәт хакы аз – 62,34%;
  • торыр урын юк – 1,95%;
  • авылда эшләрдәй кеше бетте – 17,53%;
  • халык ялкауланды, җиңел юл эзли – 18,18%.

ЗӨҺРӘ САДЫЙКОВА

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү