Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ЮЛЛАМАСЫ

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Ул үзенең чыгышында махсус хәрби операция, торак-коммуналь хуҗалык, белем бирү, милли мәгариф, халыкара чаралар, сәнәгать мәсьәләләрен күтәрде. Юлламаны тулысы белән сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар!

Кадерле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы үзенең тотрыклы үсешен дәвам итә. Аның нигезендә – иҗтимагый-сәяси ныклык, милләтара, конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы. Бу – безнең төп байлыгыбыз.

Татарстан Республикасы – бүгенге көндә Россия Федерациясенең терәк субъекты, икътисадый уңышларга ирешә торган алдынгы төбәк. Барлык буын татарстанлыларның фидакарь хезмәте, республикабызга тугрылыгы, Ватанга мәхәббәте казанышларыбыз нигезен тәшкил итә. Бу юлны, көчле Россиянең үсешенә үзебездән өлеш кертеп, эзлекле рәвештә дәвам итү – безнең уртак бурычыбыз.

Илебез очраган җитди кыенлыклар тормышыбызның барлык өлкәләренә йогынты ясады. Шуңа да карамастан, без аларны җиңә барабыз.

Безнең ихтыяр көчебезне сындыру мөмкин түгел – без моны расладык!

Россия Федерациясе Президенты, Югары Башкомандующий Владимир Владимирович Путинның ныклы курсы нәтиҗәсендә дәүләтнең хәрби-оборона көче арта бара, икътисадта тотрыклылык саклана, җәмгыятьтә бердәмлек арта.

Һәр көн саен солдатларыбыз һәм офицерларыбыз фронтның алгы сызыгында үз-үзләрен аямыйча хәрби бурычларын үти. Кораллы Көчләр сафларында, Россия милли гвардиясе, Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлекчәләрендә хезмәт иткән татарстанлылар үз алларына куелган бурычларны намус белән үти. Тугыз татарстанлыга Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. Меңнән артык сугышчыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Бүген залда – махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар.

Биредә легендар «Алеша» танкы экипажы командиры, Россия Герое Рәсим Баксиковны күрүемә шатмын.

Сезнең һәрберегез – каһарманлык, Ватанга тугрылыклы хезмәт итү үрнәге. Сезгә һәм махсус хәрби операциядә катнашкан һәркемгә сезнең аша ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Без сезнең белән горурланабыз!

Кадерле ватандашлар!

Ватан өчен гомерен корбан иткән каһарманнарның исемнәре безнең хәтеребездә мәңге сакланачак. Аларның батырлыгы һичкайчан онытылмаячак.

Һәлак булганнарның якты рухын бер минутка тын калып искә алыйк.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк татарстанлылар фронтның алгы сызыгындагы ватандашларыбызга, шулай ук шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә актив ярдәм күрсәтә. Республикадан җибәрелгән гуманитар ярдәмнең гомуми күләме бүгенге көнгә 4 мең тоннадан артып китте. Моннан тыш, без Татарстанда формалаштырылган барлык бүлекчәләрне кирәкле корал һәм техника белән тәэмин итәбез.

Предприятиеләребез һәм оешмаларыбыз, муниципалитетларыбыз һәм депутатларыбыз, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!», «Халык фронты» һәм «Игелекле Казан» хәрәкәтләре, республика ДОСААФы, дини оешмалар, дистәләрчә волонтерлар берләшмәләре – бу эштән берсе дә читтә калмады.

Фронтның алгы сызыгына һәм яңа территорияләргә шәхсән барып йөрүче предприятие җитәкчеләренә, шәһәр һәм район башлыкларына, депутатларыбызга, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Евгений Анатольевич Варакинның бүгенге көндә Лисичанскида һәм Рубежноеда четерекле шартларда эшләүче командасына аеруча зур рәхмәт белдерергә телим. Алар арасында шул исәптән төзүчеләребез, медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр һәм волонтерларыбыз да бар! Бик зур рәхмәт сезгә!

Уртак эшкә үзләреннән хәл кадәренчә өлеш керткән гражданнарыбыз турында аерып әйтеп узасым килә. Республикада мондый кешеләр күп. Бүген залда безнең белән Бөгелмә районыннан үз акчасына УАЗ автомобиле сатып алып, аны сугышчыларыбызга тапшырган Таисия Балаева, Әлмәт районыннан тактик корал элементларын үзлегеннән җитештерүче Илдар Зарипов, Балык Бистәсе районыннан махсус хәрби операция зонасына дистәләгән генераторлар, мичләр һәм җылылык өчен төрле җайланмалар әзерләп озаткан Айдар Гыймадиев, Чаллыдан республиканың махсус хәрби операция зонасындагы барлык бүлекчәләренә берничә миллион сумлык гуманитар ярдәм озатуны җайга салган Светлана Гурлева. Сезгә һәм барлык битараф булмаган гражданнарга без бик рәхмәтле!

Махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре, аеруча һәлак булган сугышчыларның гаиләләре турында кайгырту гаять мөһим.

Республикада төрле яклап ярдәм күрсәтү, шул исәптән балаларның ялын оештыру һәм аларны савыктыру, балалар бакчаларында урыннар бирү, ата-аналарны түләүдән азат итү, мәгариф оешмаларында бушлай кайнар ризык белән тукландыруны булдыру, шулай ук социаль, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү эше җайга салынды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның эш урыннарын һәм аларга хезмәт хакы түләүне саклап калу турында карар кабул иткән предприятиеләр җитәкчеләренә без бик рәхмәтле.

Тагын бер кат әйтәм: махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре тормышындагы бер генә кыен хәл дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Килеп туган мәсьәләләрне тиз арада һәм сыйфатлы хәл итү, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республикада быел төзелгән филиалына мөмкин булганча ярдәм күрсәтү – барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының, предприятиеләребезнең, оешмаларыбызның бурычы.

Медиа-киңлек чын мәгънәсендә сугыш кырына әйләнде. Россиягә каршы көчле мәгълүмати сугыш җәелдерелде. Бу очракта без журналистларның һәм авторларның һөнәри осталыгын, үз эшен яхшы белүен, битараф булмавын, граждан буларак актив позициядә торуын, халыкка хак һәм объектив мәгълүмат бирүен каршы куя алабыз. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең абруена тап төшерү, республикада тотрыклы хәлне какшату омтылышларын киләчәктә дә катгый тыярга кирәк. Массакүләм мәгълүмат чараларын, яңа мәгълүмат чараларын бу эшкә тулысынча тарту зарур.

Көнбатыштан илебез яшьләренә тискәре идеологик йогынты ясау омтылышлары элеккечә дәвам итә. Традицион рухи хәзинәләрне юкка чыгаруга, тарихи хәтерне бозып күрсәтүгә аеруча басым ясала.

Әлеге шартларда ватанпәрвәрлек тотрыклылыгыбызның какшамас нигезен тәшкил итәргә тиеш. Массакүләм мәгълүмат чараларына нәкъ менә шушы фикерләрне тарату мөһим, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең әсәрләре шуларга нигезләнергә тиеш.

Бу эштә балаларның һәм яшүсмерләрнең «Яшь армия», «Зур тәнәфес» дигән иҗтимагый берләшмәләренә, «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча укыту-методик үзәкләренә, волонтерлык отрядларына һәм оешмаларына зур роль бирелә.

Илебез Президенты башлангычы белән «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр оешмасы төзелде. Аның төп бурычлары – яшь буында илебез белән горурлану, Ватанны ярату хисе тәрбияләү, тарихи хәтерне саклау.

Татарстан бу эштә актив катнаша: барлык муниципалитетларда җирле һәм башлангыч бүлекчәләр төзелде, бик күп яшьләр катнашында чаралар уздырыла.

Шунысын да әйтергә кирәк: яшь буынга тәрбия бирү – бер генә көнлек эш түгел. Балалар бакчаларының өлкән төркемнәре тәрбиячеләренә, мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә һәм урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортларының хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнә.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләренең игътибарын бу очракта формаль эш итәргә ярамавына юнәлтәм. Яшь буынны тәрбияләүгә ихлас мөнәсәбәт булганда гына, без киләчәккә ышаныч белән карый алачакбыз.

Һичшиксез, балада ватанпәрвәрлек хисе, рухи-әхлакый хәзинәләргә тугрылык, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Гаиләнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Нәкъ менә гаиләдә халкыбызга хас булган җиргә, туган йортка мәхәббәт, тугрылык һәм үзара хөрмәт, эш сөючәнлек һәм җаваплылык кебек сыйфатларга нигез салына.

Бүген без залга Ватанны саклаучылар династияләрен – алардагы берничә буын үз язмышын Ватанны саклауга багышлаган гаиләләрне чакырдык. Мондый гаиләләр – республикабызның горурлыгы һәм даны. Соколовлар, Сибгатуллиннар һәм Тульчанскийлар династияләре – шундыйлардан.

Рәхмәт сезгә!

Республикада мондый гаиләләр күп. Сезгә һәм республикадагы барлык Ватанны саклаучылар гаиләләренә иминлек һәм уңышлар телим!

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Тарихи хәтерне саклау – безнең изге бурычыбыз. Быел гына да республикада 22 Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Героена, шул исәптән махсус операциядә катнашучыларга һәйкәлләр, бюстлар һәм мемориаль такталар куелды. Ватан Геройлары истәлеген мәңгеләштерү эшен, һичшиксез, киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Республика Хөкүмәтенә, Казан мэриясенә башкаланың Җиңү паркында махсус хәрби операциягә багышланган мемориаль зона ачу турындагы тәкъдимнәр әзерләүне йөклим.

2025 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәк. Хөкүмәткә, шәһәр һәм район башлыкларына инде хәзердән үк юбилей датасын бәйрәм итүне оештыру эшен башларга кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Киләсе елның язында Россия Федерациясе Президентын сайлау узачак. Бүген илебез читтән янаган куркынычларга каршы тора һәм алар җәмгыятебезнең берләшүенә тагын бер этәргеч булыр, ә татарстанлылар сайлау кампаниясе барышында югары активлык һәм илкүләм лидерыбызның хәзерге курсына теләктәшлек күрсәтерләр дип ышанам.

Киләсе елның сентябрендә республика Дәүләт Советының җиденче чакырылышы сайланачак. Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин рәислегендәге Дәүләт Советы, тирәнтен уйланган дөрес карарлар кабул итеп, республиканың һәм аның гражданнарының мәнфәгатьләрен һәрчак яклый килә.

Хөрмәтле депутатлар! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

Хөрмәтле депутатлар!

Татарстанда традицион төстә милләтләр һәм диннәр арасында тынычлык һәм гражданнар арасында татулык саклана.

Быел «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең динара багланышлар форматындагы эшчәнлеге кысаларында Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл катнашкан чаралар, Татар дин әһелләренең XIII Бөтенроссия форумы, Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көнен бәйрәм итү чаралары, шулай ук Мәрьям Ана Казан иконасы табылуга багышланган традицион чаралар рухи берләшү һәм теләктәшлек шартларында узды.

Ноябрьдә республика башкаласында бишенче Татарстанның православие җәмәгатьчелеге форумы булачак.

Гомумән алганда, республиканың милләтара һәм динара багланышларны үстерү мәйданчыгы дигән статусын раслауны дәвам иттерергә кирәк.

Соңгы елларда Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау юнәлешендә, аеруча «Яңарыш» фонды эшчәнлеге кысаларында зур эшләр башкарыла.

Республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында алып барыла торган эш милли-мәдәни төрлелекне үстерүгә ярдәм итә.

Безгә киләчәктә дә мәдәни байлыгыбызның, ата-бабаларыбыз турындагы хатирәләрнең саклануы, һәр халыкның үзенчәлеге киләсе буыннарда да дәвам итсен өчен уртак тырышлык куярга кирәк. Шул рәвешчә генә без ата-бабаларыбыздан мирас булып калган кабатланмас мәдәни үзенчәлегебезне саклый алачакбыз. Бу эштә, һичшиксез, мәдәният һәм сәнгать әһелләренә мөһим роль бирелә.

Яшь буын өчен мәдәни үсешне генә түгел, бәлки белем һәм тәрбия бирү юнәлешен дә игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Сүз мәгариф һәм тәрбия программаларына «Халык традицияләре» модулен кертү, системалы нигездә халык һөнәрчелеге буенча осталык дәресләре, курслар уздыру, балалар өчен укыту-күрсәтмә әсбаплар булдыру турында бара.

Казанда Халык сәнгать һөнәрчелеген, кәсепчелеген һәм декоратив-гамәли сәнгатен торгызу, саклау, өйрәнү һәм үстерү үзәге ачылу бу юнәлештә җитди ярдәм булырга тиеш.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасы, традицион рухи хәзинәләргә, тарихи-мәдәни мираска тугры калып, дөньяда гадел багланышлар урнаштыруны яклый килеп, чит ил партнерлары белән халыкара хезмәттәшлекне үстерүне дәвам иттерә.

Дәүләт башлыгы тарафыннан билгеләнгән өстенлекләрнең берсе – ислам дөньясы белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү.

Бу юнәлештә Kazan-Forum халыкара икътисадый форумы нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде. Уздырылган чаралар ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Быел анда сиксәннән артык чит ил вәкиле катнашты. Бу исә Россиянең дөнья белән бәйләнешләрен өзү мөмкин түгеллеген тагын бер кат раслады. Kazan-Forumны киләсе елда югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә кирәк.

Моннан тыш, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән төрле юнәлешләрдә, шул исәптән дөнья күләмендә яшьләргә кагылган гамәлләр, фән, мәдәният, мәгариф, спорт даирәсендә, шулай ук хәләл тормыш рәвеше алып баруга шартлар тудыру өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам иттерү зарур.

Ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итү өчен Партнерлар (ислам) финанслары буенча федераль законны гамәлгә ашыру мөһим юнәлеш булып тора. Татарстан Республикасыннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларына аны эшләүдә һәм кабул итүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерергә телим.

Сынау төбәге буларак, безгә илебездә партнерлар финансларының файдаланыла башлавы өчен уңайлы хокукый шартлар булдыру тәҗрибәсен сыйфатлы итеп уздыруны тәэмин итәргә кирәк. Ислам банкингы буенча белгечләр әзерләү эшен оештыру зарур. Моннан тыш, халыкка һәм бизнеска мәгълүмат бирү эшенә аерым игътибар бирү сорала. Монда республика мөселманнарының Диния нәзарәтенә төп роль бирелә.

Илебез Президенты 2024 елда Казанда егермедән артык ил лидеры катнашачак БРИКС һәм БРИКС+ дәүләт башлыклары саммитын уздыру турында указга кул куйды. Безнең өчен бу зур дәрәҗә булу белән бергә, бик зур җаваплылык та. Саммит кысаларында бик күп чаралар, шул исәптән мультиспорт чаралары – БРИКС уеннары узачак. Безнең алда куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм кунаклар кабул итүгә әзерлек буенча җитди эшләр тора. Республика оештыру комитетына федераль дәрәҗәдәге хезмәттәшләре белән берлектә аны координацияләүне оештырырга кирәк.

Ватандашлар белән хезмәттәшлек республиканың тышкы элемтәләренең мөһим юнәлеше булып тора. Биредә төп эшне Бөтендөнья татар конгрессы башкара. Ул бөтен дөнья буенча татар милли-мәдәни оешмаларын берләштерә, төрле төбәкләрдә дәүләт органнары белән хезмәттәшлекне ныгыта. Конгресска милләттәшләр белән эшләү формаларын тагын да камилләштерү мөһим.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Республика икътисады, тулаем Россиядәге кебек үк, тышкы сынауларга бирешми һәм тотрыклы булып кала. Бу елның төп социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрендә уңай динамика күзәтелә. Әлеге нәтиҗәләр күпчелектә алдагы елларда тупланган көч, федераль һәм республика күләмендә оператив төстә кабул ителгән ярдәм чаралары нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Без илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга, Россия Хөкүмәтенә вакытында кабул ителгән карарлары һәм башлангычларыбызга ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтле.

Предприятиеләребез җитәкчеләренә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерергә телим. Катлаулы шартларда сез җитештерү һәм хезмәт коллективларын саклап кала, аларның тотрыклы эшен тәэмин итә, ә иң мөһиме – яңа җитештерү һәм логистика бәйләнешләрен булдыра алдыгыз.

Алга таба да барлык тармак предприятиеләренең өзлексез эшен тәэмин итәргә кирәк. Министрлыкларның, ведомстволар, муниципалитетлар һәм депутатларның бурычы – бизнеска максималь ярдәм күрсәтү, һәр җитештерүченең сорауларына игътибар бирү, предприятиеләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм турында мәгълүмат бирү һәм аларның эшенә җитәкчелек итү.

Россия Президенты куйган бурычларның иң әһәмиятлеләреннән берсе – төп тармакларда технологияләр буенча бәйсезлеккә ирешү һәм җитештереп тәкъдим итү икътисады булдыру.

Татарстанда аны гамәлгә ашыруда актив катнашу өчен бөтен шартлар бар. Беренче нәүбәттә бу – алдынгы фәнни-тикшеренү һәм сәнәгать-җитештерү базасы.

Быел республика нефтьчеләре Татарстан нефть ятмаларын сәнәгать ысуллары белән үзләштерә башлауның 80 еллыгын билгеләп үтә. Бу елларда республика ятмаларыннан 3,5 млрд тонна «кара алтын» чыгарылды. Нефть сәнәгате предприятиеләре бүген дә республика икътисадының нигезен тәшкил итә.

«Татнефть» компаниясе үсеш стратегиясен эзлекле гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә нефть чыгару предприятиесеннән Россиянең вертикаль интеграцияләнгән эре компаниясенә әверелде. Аның составында нефть һәм газ чыгару, нефть һәм газ эшкәртү, нефть һәм газ химиясе, АЗС челтәрләре, композит кластеры, электр энергетикасы һәм башка бик күп тармаклар динамикалы үсә.

«Татнефть» компаниясенең уңышлы проектларының берсе – «ТАНЕКО» комплексы – 500 млрд сум күләмендә инвестицияләр кертелә торган, нефть чималын эшкәртү буенча югары технологияле заманча предприятие. Быел «ТАНЕКО»да нефть чималын эшкәртү күләме 18 млн тоннадан артып китәргә тиеш.

«СИБУР» компаниясе республика территориясендә эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итә. «ЭП-600» олефин комплексын эшләтеп җибәрү әһәмиятле бурыч булып тора.

Без «СИБУР» компаниясе җитәкчелегенә Казанда Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре үзәге ачу турында карар кабул итүе өчен рәхмәтле. Бу безнең предприятиеләребезгә базарда тоткан позицияләрен көчәйтү мөмкинлеге бирәчәк һәм Татарстанда химия һәм нефть химиясен киләчәктә үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк.

«СИБУР»ның заманча хезмәт шартлары стандартларын кертүгә карашын аерым билгеләп китәргә телим. Бу максатларда 1 млрд сумнан артык акча тотылды. Шул исәптән көнкүреш биналары, медицина пунктлары һәм ашханәләр төзекләндерелде һәм яңача җиһазландырылды, «Бәхетле» компаниясе белән берлектә хезмәткәрләрне сыйфатлы ризык белән тукландыру оештырылды, автобуслар паркы яңартылды. «СИБУР» шулай ук Түбән Камада социаль объектларны яңартып коруда актив катнаша.

Һичшиксез, «Газпром» компаниясе безнең стратегик партнерыбыз булып тора. Татарстан – илдәге газ кулланучыларның иң эреләреннән берсе. «Газпром»га безнең башлангычларыбызга ярдәм күрсәтүе һәм гамәлгә ашырыла торган проектларны газ белән гарантияле тәэмин итүе өчен рәхмәт сүзләремне җиткерергә телим.

Бүгенге көндә республикада җитештерелә торган продукция күләменең якынча 60 проценты формалаштырыла торган нефть һәм газ тармагының әһәмиятен исәпкә алган хәлдә, геосәясәттә үзгәрешләр барган шартларда, Хөкүмәткә «Татнефтехиминвестхолдинг», предприятиеләребез белән берлектә 2025–2030 елларга тармакны үстерү буенча яңа программа эшләргә һәм кабул итәргә кирәк.

Татарстан – илнең машина төзү буенча эре үзәге. Тармакның әйдәүчесе – «КАМАЗ» автогиганты. Килеп туган четерекле шартларда завод илдә ихтыяҗ булган автотехниканы җитештерә, К5 модель рәтендәге йөк машиналарын, яңа буын үзбушаткыч машиналарны кертеп, сыйфатын яхшыртып серияле җитештерү җайга салынды, автобуслар һәм электробуслар җитештерү күләме арта. Завод җиңел электромобильләр җитештерүне булдырырга ниятли. Пилотсыз «КАМАЗ» йөк машиналары тест режимында Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасында М11 федераль трассасы буйлап йөк ташый башлады.

Чит ил партнерының китүенә карамастан, завод үзенең ярдәмче предприятиеләрендә комплектлау детальләрен җитештерүне һәм компетенцияләрне саклап калды: «КАМА ДИЗЕЛЬ» дизель двигательләре компонентларын туплау проектын гамәлгә ашыруны дәвам иттерә, «ЦФ КАМА» роботлаштырылган тизлекне күчерү тартмаларын җитештерүне үзләштерә.

Чит ил инвесторы киткәннән соң эшчеләрен саклап калган һәм коммерциячел йөк машиналарының яңа линейкасын чыгара башлаган «Соллерс» компаниясен аерып атыйсым килә.

Быелның июлендә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Владимирович Мишустин катнашында «Алабуга» махсус икътисадый зонасында двигательләр җитештерелә торган завод ачылды.

А.М. Горький исемендәге завод хәрби продукция җитештерү белән беррәттән, гражданнар өчен күп төрле суднолар җитештерә. Быел елгаларда пассажирлар йөртүнең сыйфатын яхшырту өчен республика предприятиедән А-217 проектлы теплоход һәм ике яңа «Метеор» сатып алды.

Илебез Президенты указы нигезендә «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесенә лаек булды.

Казан авиация заводында җитештерү өлкәсен тирәнтен яңартып кору дәвам иттерелә. Без илебез җитәкчелегенә Ту-214 самолетларын серияле җитештерүне арттыру турында карар кабул итүе өчен бик рәхмәтле.

Казан вертолет заводында җитештерүне киңәйтү буенча 28 млрд сумлык киң колачлы проект гамәлгә ашырыла, 3 елга алдан заказлар исемлеге төзелгән, шул исәптән экспортка товар чыгару буенча да, «Ансат» вертолеты өчен чит ил компонентларын алыштыру эше төгәлләнде.

Шулай ук «ЕЛАЗ», «РИАТ», «РариТЭК», «Казан авыл хуҗалыгы машиналары» заводлары яңа машиналар һәм җиһазлар номенклатурасын арттыра, ICL һәм «ЭлектроОптима» компанияләре югары технологияле продукция җитештерүнең яңа юнәлешләрен үзләштерә, КМПО, «АЛНАС» һәм бик күп башка предприятиеләр сәнәгать җитештерүе күләмнәрен арттыра бара.

Бүгенге көндә республиканың көчәйтелгән режимда эшләүче хәрби-оборона комплексы предприятиеләре Хөкүмәтнең аерым игътибар үзәгендә. Һичшиксез, тиешле срокларда һәм тулы күләмдә дәүләтнең оборона заказын үтәү төп бурыч булып тора. Шулай ук тупланган хәрби тәҗрибәне исәпкә алып, чыгарыла торган продукцияне камилләштерү сорала.

Предприятиеләребезнең хезмәт коллективларына илнең икътисадын һәм оборона сәләтен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Хәзерге шартларда предприятиеләрнең сәнәгать ягыннан һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыгын тәэмин итү гаять зур әһәмияткә ия. Җитәкчеләргә бу эштә шәхсән җаваплылык йөкләнә. Хөкүмәткә федераль үзәк белән бергәләп предприятиеләрнең террорчылыктан сакланганлыгы буенча аерым дәүләт программасын формалаштыру мәсьәләләрен эшләүне йөклим.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү – икътисад үсешенең иң әһәмиятле факторларының берсе. Әлеге бурычны хәл итү, барлык төп компонентларны колачлаган төстә, системалы алып барылырга тиеш.

Эшне мәктәптән үк башларга кирәк. Соңгы елларда БДИ бирү өчен профильле математика, физика һәм химия кебек юнәлешләрне сайлаучы мәктәп укучылары санының кимүе кебек хәвефле күренеш күзәтелә. Әлеге хәлне үзгәртү зарур. Моның өчен һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирергә, предприятиеләр катнашында юнәлеш сайлаганчы һәм юнәлеш сайлаганнан соң укыту эшен җайга салырга, балаларны иҗади, уйлап табу эшчәнлегенә җәлеп итәргә кирәк. Бу эштә һөнәр белән кызыксынуны арттыра торган чемпионатлар хәрәкәтенә һәм конкурс чаралары уздыруга аерым роль бирелә.

Белгечләр әзерләү тәгаен предприятиеләр ихтыяҗларын исәпкә алып барылырга тиеш. Бу максатларда республикада 47 ресурс үзәге эшли. Әлеге модель үзенең нәтиҗәле булуын раслады инде. Мисалга, Әлмәт политехника көллиятен, Кукмара аграр һәм Казан авиация-техник көллиятләрен китерергә мөмкин.

Моннан тыш, «Алабуга Политех» эшче белгечләрне әзерләү үзәгендә, «ПОЗиС» заводы өчен белгечләр әзерләүче Зеленодольск механика көллиятендә җитештерүдә эшкә өйрәтү кластеры булдырылды, аларда укучыларның саны 3 елдан 10 меңгә җитәргә тиеш.

Суднолар төзү тармагын кадрлар белән тәэмин итү максатларында Зеленодольск суднолар төзү көллияте ачылды.

Чаллының ресурс үзәкләре белән «КАМАЗ» компаниясе актив эшчәнлек алып бара.

Алдынгы инженерлык мәктәпләрен ачу киләчәге өметле проект булып тора. Машина төзелеше, нефть химиясе, ИТ-өлкәдә һәм биотехнологияләр өлкәсендә 4 мәктәп үз эшчәнлеген башлады инде.

Моннан тыш, республика Хөкүмәтенә Фәннәр академиясе, предприятиеләр, Югары уку йортлары ректорлары шурасы белән бергәләп авиация һәм вертолетлар төзү, төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина технологияләре өлкәләрендә компетенцияләр үзәкләрен булдыру эшен дәвам иттерергә кирәк.

Югары уку йортларыбыз алдында югары уку йортлары даирәсендә технологик эшкуарлыкны үстерү, дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгърифәти үзәкләр төзү буенча федераль проект, шулай ук «Приоритет-2030» стратегик лидерлык федераль программасы кысаларында эшне активлаштыру бурычы тора.

Тулаем алганда, төп өстенлекләр һәм киләчәк эш юнәлешләре республиканың кабул ителгән Фәнни-технологик үсеше программасында чагылыш таба. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе аны гамәлгә ашыруга идарә итүне берләштерүче үзәк булып торырга тиеш. Хөкүмәтебезгә әлеге өлкәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вәкаләтләрен ныгыту һәм аның ресурслар белән тәэмин ителешен көчәйтү буенча тиешле тәкъдимнәр кертү зарур.

Фәннең һәм инновацияләрнең алдыбызда торган бурычларны хәл итүдә мөһим ролен аңлап, Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында киләсе елны Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм.

Галимнәребезнең эшләнмәләре лабораторияләр чикләрендә генә калырга тиеш түгел. Аларның нигезендә яңа җитештерүләр булдырырга кирәк. Моның өчен республикада бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы, шул исәптән «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары, «Химград» технополисы, «КИП Мастер», ИT-парклар эшләп килә.

Бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру – безнең алда торган иң өстенлекле бурычларның берсе. Киләчәктә әлеге юнәлештә эшне дәвам итү өчен безнең мөмкинлекләребез бар. Беренче чиратта, бу инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле процедураларны узу вакытын һәм документлар санын киметүгә кагыла. Әлеге эш «Росатом» дәүләт корпорациясе ярдәме белән «Югары тизлектәге инвестиция агымы» проекты кысаларында алып барыла, юл карталары эшләнде. Тармак министрлыклары һәм ведомстволар, ресурслар белән тәэмин итү оешмалары, муниципалитетлар Икътисад министрлыгы җитәкчелегендә аларның билгеләнгән срокларда үтәлешен тәэмин итәргә тиеш.

Тагын бер кат искәртеп китәм: эшкуарлар һәрвакытта да халыкның иң актив һәм эшлекле өлеше булды һәм шулай булып кала да. Киң колачлы үзгәрешләр чорында алар булдыклы һәм нык холыклы булуларын тагын бер кат раслап, эш урыннарын саклап калуга иреште һәм яңа эш урыннары булдырды, заман таләпләренә туры килә торган яңа продукция җитештерә башлады, республикадан читтә дә танылган үз брендларын үстерүне дәвам итте.

Кече һәм урта бизнес – икътисад төзелешен үзгәреп коруда төп корал.

Эшкуарлык мохитен яхшырту, аерым алганда, яңа кече һәм урта предприятиеләр субъектлары булдыруга кызыксынганлык тудыру, бизнесның югары сыйфатлы үсешен, аның икътисадның киләсе баскычына – вак компанияләрдән кече компанияләргә, кече компанияләрдән урта компанияләргә күчешен тәэмин итү,  икътисадның реаль секторы – җитештерүчеләребезнең бизнесын үстерү, шулай ук эшкуарларга чит ил базарларына чыгуга ярдәм итү һәм үз сәүдә маркаларын танытуга комачаулаучы чикләүләрне бетерү безнең өчен өстенлекле бурыч булып тора.

Моннан тыш, сәнәгать паркларының, цифрлы нигезгә корылган сервисларның, шул исәптән Республика маркетинг үзәге, МСП.РФ федераль цифрлы платформаның, шулай ук интернет-сәүдә мәйданчыкларының мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга кирәк.

Монда эшлекле даирә белән кара-каршы элемтә урнаштыру мөһим. Бизнес-берләшмәләрдән җитди тәкъдимнәр көтеп калабыз. Республика Хөкүмәтенә тиешле чаралар планы әзерләүне йөклим.

Хөрмәтле депутатлар!

Икътисадның төп тармакларыннан берсе – авыл хуҗалыгы.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен, корылык булу сәбәпле, бу ел җиңел булмады. Ләкин шулай да игенчеләребез бөртеклеләрдән 3,7 млн тонна уңыш җыеп алуга иреште. Шулай ук 1,5 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, кимендә 800 мең тонна бәрәңге һәм 300 мең тонна яшелчә җыеп алыныр дип көтелә. Бу исә республикабыз халкын тулысынча азык-төлек белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.

Авыл хезмәтчәннәренә катлаулы, әмма гаять әһәмиятле хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм!

Әлеге күрсәткечләр – авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү, шул исәптән минераль ашланмалар сатып алуга субсидияләр бирү, мелиорациягә булышлык итү, сугару җирләрен булдыру, дым саклау технологияләрен куллануга кертү, техник яңарту программаларын гамәлгә ашыру буенча соңгы елларда алып барылган планлы эшнең нәтиҗәсе булып тора.

Без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәр елны ташламалы бәядән дизель ягулыгы белән тәэмин итүче «Татнефть» компаниясенә рәхмәтлебез.

Кайбер хуҗалыклар, табигать шартларының уңай булмавына да карамастан, быел актив рәвештә яңа технологияләрне кулланышка кертә барып, яхшы уңыш алуга иреште. Алар – «КОЛОС», «Нармонка», «Актаныш» компанияләре, шулай ук фермерлар – Илгиз Заһиев, Зөфәр Мөхәммәтшин, Азат Дәүләтшин, Равил Бикчуров.

Татарстан – илдә сөт җитештерү буенча алдынгылар сафында. Биредә иң мөһиме – эш тизлеген киметмәү. Узган елда беренче тапкыр без 2 млн тоннадан артык сөт җитештердек. Тәүлегенә 400 тоннадан артык сөт җитештерелә торган Кукмара районының, көн саен 300 тоннадан артык сөт җитештерә торган Саба, Әтнә һәм Балтач районнарының өлеше аеруча зур.

Алдынгы хуҗалыкларны аерым билгеләп үтәсем килә. Алар – Мамадыш районының «Авыл хуҗалыгы комплексының азык-төлек программасы», Тукай районының «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе», шулай ук «Август-Агро» компаниясе. Хуҗалык җитәкчеләрен һәм фермерларыбызны бүген бирегә чакырдык. Бик зур рәхмәт сезгә!

Республикада терлекчелекне үстерү өчен нәселле терлек сатып алудан башлап югары технологияле комплекслар һәм терлек азыклары үзәкләре төзүгә кадәр, барлык юнәлешләрдә ярдәм күрсәтелә.

Әлеге ярдәм чаралары һәркемгә бертигез күләмдә бирелә, әмма төрлечә файдаланыла. Мәсәлән, узган елда Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарында нәселле терлек бөтенләй сатып алынмаган, бүгенге көндә Чүпрәле, Зеленодольск, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Менделеевск, Әлмәт, Лаеш һәм Питрәч районнарында бер генә эре инвестиция проекты да тормышка ашырылмый.

Нәтиҗәдә бары тик бер Кукмара районында гына әлеге 8 район бергә җитештергәннән артыграк сөт җитештерелә. Бу – елына 140 тонна сөт.

Төп бурыч – терлекләрнең баш саны кимүгә юл куймау. Безнең агрохолдинглар тарафыннан терлекләрнең баш санын торгызу, яңа терлекчелек комплекслары төзү буенча юл карталары кабул ителде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бурычы – аларның үтәлешенә контрольне тәэмин итү.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

ИТ-өлкәне үстерү мөһим юнәлеш булып тора.

319 дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең барысы да электрон рәвештә күрсәтелә башлады. Быел татарстанлыларга электрон портал аша 2 млнга якын хезмәт күрсәтелде. Моннан тыш, гражданнарга тагын күпфункцияле үзәкләр аша 3 млн хезмәт күрсәтелде. Республикада аларның саны 60ка җитте.

Безнең бурыч – халыкка хезмәт күрсәтүне мөмкин булганча гадиләштерү. Моның өчен, мәсәлән, бала тууны яисә никахны теркәү кебек төрле тормыш хәлләренә мөнәсәбәтле рәвештә алдан чарасын күреп эш итүгә нигезләнгән хезмәтләр күрсәтүне үстерү һәм куллануга кертү мөһим. Шулай ук хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты начараюга юл куймау һәм срокларны үтәү гаять әһәмиятле.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә электрон хезмәт күрсәтү – «Локоло» сервисы көннән-көн популярлаша бара. Республикада күпфатирлы йортларда яшәүче 4 меңнән артык кеше аннан файдалана инде. Әлеге сервисны үстерүдә киләсе адым булып аңа бакчачылык ширкәтләрен кушу мөмкинлеге тора.

Мәгариф өлкәсендә шәһәр һәм авыл мәктәпләренең заманча мәгариф ресурсларыннан бердәй файдалана алуын тәэмин итү өчен ел ахырына республикада коллегаларыбыз – Мәскәү электрон мәктәбе базасы нигезендә яңа сервислар гамәлгә кертеләчәк. Моннан тыш, без укытучыларыбызны ноутбуклар белән тәэмин итү эшен дәвам иттерәбез. «АК БАРС» банкка аеруча зур рәхмәт әйтәсем килә, аның ярдәме белән ике ел эчендә укытучыларга 36 мең ноутбук бирелде.

Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә дөньякүләм стандартлар буенча бердәм электрон контур булдырыла. Ул белгечләргә аз вакыт эчендә һәм төгәл диагноз куюда ярдәм итәчәк ясалма интеллект белән җиһазландырылачак, шулай ук медицина учреждениеләрендә көн дә кабатлана торган эшләрне автоматлаштыру мөмкинлеге бирәчәк. Ел ахырына кадәр Түбән Кама район хастаханәсе базасында әлеге системаны сынау эшләрен төгәлләү зарур. Медицина хезмәтенең сыйфатын яхшырту өчен өстәмә рәвештә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен дә автоматлаштыру таләп ителә.

Һәр елны сәнәгать предприятиеләренең цифрлы үсешен бәяләү уздырыла. Биредә, гадәттәгечә, КАМАЗ, «Татнефть», «Татэнерго» оешмалары алдынгылыкны бирми. Ләкин цифрлы технологияләрне җитәрлек дәрәҗәдә кулланмаучы компанияләр дә бар. Тагын бер кат җитәкчеләрнең игътибарын шуңа юнәлтәсем килә: цифрлаштыру хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда һәм конкурентлыкны үстерүдә мөһим фактор булып тора.

Мәгълүмат куркынычсызлыгын, шул исәптән дәүләт мәгълүмат системаларының куркынычсызлыгын тәэмин итү – бик әһәмиятле мәсьәлә. Интернет челтәрендә кулланучыларның төрле куркынычларга юлыгу очраклары узган ел белән чагыштырганда 7,5 тапкырга артты. Җаваплы ведомстволарга куркынычсызлыкны тәэмин итү, бизнеска һәм халыкка саклык чаралары турында мәгълүмат бирү буенча эшне тиешле дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә кирәк.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Безнең эшебезнең төп нигезе – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Әлеге максат белән Татарстанда илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында киң колачлы планлы эш алып барыла. Бары тик быел гына да 114 млрд сумга 4070 социаль-мәдәни өлкә объекты төзеләчәк, үзгәртеп корылачак һәм төзекләндереләчәк. Бу – яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, яшьләр үзәкләре, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектлары.

Моннан тыш, ел ахырына кадәр тулаем республика буенча 725 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланачак.

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә бик күп уңай фикерләр ишетәбез, ел саен меңгә якын ишегалды тәртипкә китерелә, шулай ук җәмәгать урыннарын төзекләндерү эшләре башкарыла. Быел бөтен республика буенча 68 объектта эшләр тәмамланачак.

Без шулай ук республика башкаласы өчен гаять әһәмиятле проектларны тормышка ашыру эшен башладык. Казансу елгасы ярында Милли китапханә белән янәшә балалар паркы ачу, шулай ук Галиәсгар Камал театрының яңа бинасын төзү күздә тотыла, ул Кабан күле һәм Иске татар бистәсе экосистемасын берләштерәчәк, күренекле архитектура объекты һәм татар мәдәнияте үзәге булачак.

Киров дамбасы янындагы территория шулай ук республика халкын һәм аның кунакларын үзенә тартып тора торган тагын бер урын булачак. Биредә су өстендә ял итү өчен шартлар булдырылган яңа җәмәгать урыны барлыкка киләчәк.

Шәһәрләрне үстерү институтына, Иҗтимагый киңлекләрне планлаштыру институтына Казан мэриясе белән берлектә тиешле мастер-план эшләүгә керешергә кирәк.

Тулаем алганда, башкарылган әлеге эшләр туристларның республикага тагын да күбрәк килүен тәэмин итүгә ярдәм итәчәк. Быел аларның саны 4 млн кешедән артачак.

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының ярдәм чараларыннан, аерым алганда, бөтен республика буенча туристлык инфраструктурасын үстерү, шәһәрдән читтә урнашкан ял итү объектлары – глэмпинглар, автокемпинглар, заманча ял базалары, шулай ук республиканың туристлык үзәкләрендә яңа кунакханәләр төзү өчен инвестиция мәйданчыклары булдыру өлешендә мөмкин булганча күбрәк файдаланырга кирәк.

Яңа туристлык территориясе төзү буенча «Лаеш» проекты федераль дәрәҗәдә хупланды. Кама елгасы яр буенда ел әйләнәсендә эшли торган курорт барлыкка киләчәк.

Татарстанда тормышка ашырыла торган илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары халыкның тормыш сыйфатын яхшыртып кына калмыйча, муниципаль берәмлекләрне үстерүгә көчле этәргеч бирә, республикабызны тагын да үстерүгә, уңай якка үзгәртүгә хезмәт итә.

Илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның кешеләр өчен никадәр мөһим булуын без яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә тизлекне киметмәү – безнең төп бурычыбыз.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Гамәлгә ашырыла торган программаларның һәм проектларның нәтиҗәлелеген арттыруда иң мөһиме – аларның территорияләрне комплекслы үстерү максатларында бер үк вакытта гамәлдә булуын тәэмин итү.

Беренче чиратта, бу торак, транспорт, инженерлык һәм социаль инфраструктура төзүгә карый. Биредә төп роль Иҗтимагый киңлекләрне планлаштыру институтына бирелә.

Владимир Владимирович Путин башлангычы белән федераль дәрәҗәдә инфраструктура проектлары тормышка ашырыла, алар Идел буе төбәкләрен, Үзәк Россия һәм Уралны тоташтырачак яңа логистик маршрутлар төзүгә, шулай ук төбәкләр арасында берләшүне көчәйтүгә өстәмә этәргеч бирәчәк.

Быел декабрь ахырында М12 трассасы һәм Идел аша өч километр озынлыгындагы яңа күпер буенча хәрәкәт ачылачак, ул Казан шәһәрен көньяктан урап үтү мөмкинлеге бирәчәк. Барлык юллар да беренче категорияле булачак. Казаннан Мәскәүгә бары 6,5 сәгатьтә барып җитү мөмкин булачак.

Шулай ук Кама елгасы аша салынган күперле, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган М7 трассасы төзелә, киләчәктә әлеге юл реконструкцияләнеп, Чаллыдан Башкортстан чикләренә кадәр узачак. Бу Кама агломерациясенең транспорт инфраструктурасына артык йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк. Бу – бик зур һәм кирәкле проект. Аны тормышка ашыруда ярдәме өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллинга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Казан – Оренбург федераль трассасына тоташачак Алексеевск – Әлмәт юлын төзүне тәмамлау 2024 елга бурыч булып тора. Киләсе этап – Әлмәт – Баулы участогында юл төзелешен дәвам итү. Проектны гамәлгә ашыру Казан һәм Әлмәт агломерацияләре арасында югары тизлектә хәрәкәт итү мөмкинлеге бирәчәк.

Стратегик бурычыбыз – М7 һәм М5 федераль трассаларын беренче категория юллар белән бергә тоташтыру.

Моннан тыш, республикабыз башкаласында Горький шоссесын үзгәртеп кору эшләре дәвам иттерелә, аңа алмаш булган беренче участок төзелеп бетте, быел Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәр Вознесение трактының беренче этабы куллануга тапшырылачак.

Без әлеге проектларны тормышка ашыруда ярдәме өчен Россия Хөкүмәтенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Болар белән беррәттән Татарстанда төбәк әһәмиятенә ия булган юлларга да зур игътибар бирелә. Без һәр елны авылларда кимендә 700 километр озынлыкта юллар төзибез һәм төзекләндерәбез. Әлеге эшне дәвам иттерәчәкбез.

Җәмәгать транспортын үстерү – тагын бер мөһим юнәлеш. Илебез җитәкчеләре ярдәме белән хәрәкәт составын яңарту мөмкинлеге барлыкка килде. Якын арада Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Азнакай, Минзәлә, Нурлат һәм Баулы шәһәр һәм шәһәр яны маршрутлары өчен уңайлыклары булган 400дән артык заманча автобус сатып алыначак. Транспорт министрлыгына муниципалитетлар белән берлектә аларны маршрутларда нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә кирәк. Бу автобус паркының дүрттән бер өлешен яңарту мөмкинлеге бирәчәк.

Быел Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында 5 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтелде. Яңа терминал төзү турында карар кабул ителде. Инде киләсе елда ук эшне башларга кирәк булачак.

Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортының яңа терминалын төзүдә ярдәме өчен КАМАЗга һәм шәхсән Сергей Анатольевичка зур рәхмәтемне белдерәм. Хөкүмәткә Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы белән берлектә самолетлар өчен очып китү-төшү полосасын үзгәртеп кору мәсьәләсен эшләү зарур.

«Татнефть» компаниясе ярдәме белән бүгенге көндә «ЮВТ-АЭРО» авиакомпаниясе 40 маршрут буенча Татарстан аэропортларыннан очышлар ясый. Якын арада паркка Казан авиация заводында җитештерелгән дүрт Ту-214 самолеты алуны планлаштырабыз.

Шулай ук үзебезнең туристлык үзәкләренә кадәр һәм «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында елга маршрутлары челтәрен дә үстерү зарур. 2025 елга республикада елга транспортында йөрүче пассажирлар санын елына 500 мең кешегә җиткерү бурычы тора. Әлеге эштә бу елны оештырылган «Татарстан Республикасы флоты» судно компаниясе төп таяныч булачак.

Республикада киләчәктә йөк ташу юнәлешендә транспорт-логистика челтәрен үстерү өчен Хөкүмәтебезгә, йөкләрне контейнерларда эшкәртүгә төп игътибарны юнәлтеп, шулай ук «Көнчыгыш – Көнбатыш» һәм «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридорларында йөк ташуны тәэмин итү өчен бердәм цифрлы транспорт-логистика мохите булган мультимодаль төенләнеш үзәкләренең төп челтәрләрен формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләүне йөклим.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инженерлык челтәрләренең тузган булуы борчулы мәсьәлә булып кала. Бүгенге көндә аларның 30 проценттан артыгын алмаштыру таләп ителә. Безнең бурыч – коммуналь инфраструктура системаларын яңарту буенча илебез Президенты йөкләмәсе нигезендә гамәлгә куелган федераль программаның нәтиҗәле үтәлүен тәэмин итү. Хөкүмәтебезгә федераль финанслау күләмен республика өчен саклап калу мәсьәләсен карап тикшерүне йөклим.

Торак фондына идарә өлкәсе шулай ук төп игътибар үзәгендә булырга тиеш. Элеккечә үк идарәче компанияләргә, аларның техник тәэминатына һәм кадрлар составына кагылышлы сорауларыбыз бар әле. Муниципалитетларга, Дәүләт торак инспекциясенә аларның эшен катгый рәвештә контрольдә тотуны йөклим. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгына федераль үзәк белән берлектә идарәче компанияләргә лицензияләр бирү таләпләрен тагын да кырысландыруга кагылышлы законнар эшләү мәсьәләсен карап тикшерүне йөклим.

Йорт эчендәге, фатир эчендәге газ җиһазларына һәм җилләтү системаларына хезмәт күрсәтүнең куркынычсызлыгын арттыру шулай ук көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Кызганычка каршы, безнең барлык башлангычларыбыз да әлегә федераль дәрәҗәдә хуплау тапмады. Республика Хөкүмәтенә әлеге мәсьәләне хәл итү өчен федераль коллегалар белән эшне дәвам итү зарур.

Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр башлыклары кичектергесез рәвештә Дәүләт торак инспекциясе белән берлектә газ җиһазларына хезмәт күрсәтүне тиешле контрольдә тотуны һәм халык белән аңлату эшләре алып баруны тәэмин итәргә тиеш.

Хөрмәтле депутатлар!

Белем һәм тәрбия бирү системасын өзлексез рәвештә камилләштерү – һәр илнең уңышлы киләчәге, технологик үсеш ягыннан алдынгылыгы нигезе.

Матди-техник базаны яхшырту белән берлектә, тармак программаларын тормышка ашыруга һәм кадрлар әзерләүгә зур акчалар бүлеп бирелә. Шуның белән берлектә, бертигез мөмкинлекләр бирелүгә дә карамастан, без дәүләт аттестациясе узучыларның нәтиҗәләре төрле булуын күрәбез. Тукай, Ютазы, Лаеш, Буа һәм Менделеевск районнарында БДИ нәтиҗәләре, тулаем республика буенча алганда, уртачадан түбәнрәк.

Моннан тыш, быел имтиханнарын 100 баллга тапшырган бер генә укучы да булмаган, шулай ук мәктәпне тәмамлау турында аттестат бирелмәгән укучылар булган районнар да бар. Бу – Тукай һәм Ютазы районнары.

Мондый хәл булырга тиеш түгел. Мәгариф һәм фән министрлыгына муниципалитетлар белән берлектә муниципаль мәгариф органнарының эш системасын тикшерергә, педагогика өлкәсендәге стандартларга туры килүне тәэмин итүче технологияләрне һәм методик алымнарны камилләштерергә кирәк.

Илебездә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елында республиканың барлык педагогика өлкәсе хезмәткәрләренә кагылышлы зур эш алып барыла. Бу укытучыларның югары абруен һәм аларның хезмәтенең әһәмиятен тагын бер кат дәлилли.

Әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт йөзеннән без Казанда Укытучы скверы ачу турында карар кабул иттек.

Яраткан тәрбиячесе, укытучысы яки тренеры һәр кешенең тормышында зур роль уйный. Алар һәркемнең, аеруча баланың тормышында зур әһәмияткә ия. Үз эшенә күңел җылысын, йөрәк назын салып, алар булачак шәхес тәрбияли. Бүген без шушы залга гомерләрен яраткан һөнәренә багышлаган укытучыларны һәм остазларны чакырдык. Укытучылар Рәмзия Мидхәт кызы Шәрәпова, эш стажы – 48 ел һәм Тамара Михайловна Вәлишина, стажы – 49 ел; балалар бакчасында 43 ел тәрбияче булып эшләгән Лидия Ивановна Шулаева, үзенең гомерен куркыныч астына куеп, янгыннан ике кешене коткарган балалар тренеры – Хәмзә Мөхәммәтбәшир улы Юнысов, эш стажы – 39 ел.

Сезгә һәм барлык укытучыларга һәм остазларга хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм!

Милли мәгариф системасы һәрчак безнең игътибар үзәгендә. Туган телләрне өйрәнү һәм туган телләрдә укыту өчен шартлар бар, кадрлар әзерләү буенча эш алып барыла.

«Адымнар» мәктәпләре челтәре уңышлы эшли. Алар – милли мәгарифнең ресурс методик үзәге. Минтимер Шәрип улы, Сезгә бу идеяне тәкъдим итүегез һәм әлеге теманы үстерүдә шәхси катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия тел мохитен саклауга зур өлеш кертә. Хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар белән 100гә якын уртак проект булдырылды. Әлеге чаралар татар телен генә түгел, республикада яшәүче башка милләт телләрен – рус, чуаш, удмурт, мари, мордва телен үз эченә ала. Бу эш милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсе өчен олы әһәмияткә ия. Аны әйдәп бару өчен Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәтемне белдерәм.

Туган телләрне сыйфатлы итеп өйрәнүне балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр тәэмин итәргә кирәк.

Гомумән, тел мохитен формалаштыру – муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнарының төп бурычының берсе. Моннан тыш, ике дәүләт телен куллану өчен барлык шартларны да булдыру мөһим.

Яшьләргә үз-үзен таныту, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен республикада барлык шартларның да тудырылган булуы – безнең бик зур өстенлегебез. Әлеге максатларда Татарстанда заманча яшьләр инфраструктурасын үстерү буенча эш алып барыла, яшьләрнең иҗтимагый оешмаларына һәм аларның башлангычларына ярдәм күрсәтелә, адреслы грантлар бүлеп бирелә.

Республикабызда бик күп сәләтле яшьләребез бар, без аларның уңышлары белән бик горурланабыз. Бүген без залга республиканың сәләтле яшьләрен чакырдык. Алар – фән һәм инновация өлкәсендә Россия Президенты премиясе лауреаты Ирек Мөхәммәтдинов, халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр: Никита Перов (химия буенча), Максим Большаков (математика буенча), Валерий Родионов һәм Гыймран Абдуллин (информатика буенча), Лекторларның мәктәп лигасында җиңүче Илья Садрисламов, Татарстанның ел укучысы Роман Моисеев, махсус хәрби операциядә катнашучылар турында китап авторы Әмир Вәлиуллов, «Архипелаг 2023»тә дроннар ярышларында җиңүче Булат Нургалиев. Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар телим!

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Кешенең иң зур байлыгы – сәламәтлек. Аны саклау бурычын без чын профессионалларга гына ышанып тапшыра алабыз. Табиб – зур фидакарьлек таләп итүче һөнәрләрнең берсе. Медицина хезмәткәренең бер җылы сүзе, бер елмаюы да дәвалау сәләтенә ия. Татарстанның медицина учреждениеләре коллективларына көндәлек тырыш хезмәтләре, һөнәри осталыклары, үз эшен яратып башкарулары өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Республикада медицина хезмәте күрсәтү системасын яңарту, югары медицина технологияләрен, шул исәптән органнарны күчереп утыртуны актив куллану, аналарны һәм балаларны саклау, туучылар санын һәм гомер озынлыгын арттыру буенча зур эш алып барыла.  Бу елда гына да яңа 60 объект, шул исәптән Казан шәһәренең 6 номерлы балалар поликлиникасы, Зеленодольск районы Осиново бистәсендә күпфункцияле поликлиника ачылды, Казан шәһәренең 7 номерлы клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә төзелеш эшләре тәмамланып килә.

Башлангыч медицина ярдәме күрсәтү пунктлары сәламәтлек саклау системасының әһәмиятле буыны булып тора. Биредә кадрлар җитмәү мәсьәләсе элеккечә үк актуаль булуын билгеләп үтәсем килә. Бу исә булган персоналга өстәмә эш йөкләүгә китерә, ә бу, үз чиратында, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Әлеге мәсьәлә Зеленодольск, Түбән Кама һәм Бөгелмә районнарында аеруча кискен тора. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына район башлыклары белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр бирүегезне сорыйм.

Халык сәламәтлеген саклауда төп роль диспансеризация уздыруга бирелә. Быел безнең сәнәгать предприятиеләре дә әлеге эштә актив катнаша. 80 мең хезмәткәр тикшерү узды. Җитәкчеләренең хезмәткәрләре сәламәтлегенә игътибарлы мөнәсәбәттә булуына мисал буларак «Татнефть», «СИБУР», «КАМАЗ», «ПОЗиС», «Зеленодольск суднолар төзү заводы» оешмаларын күрсәтергә мөмкин.

Халыкка диспансеризация уздыру эшен киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Хатын-кызлар һәм бала табарга карар кылган гаиләләр, шулай ук ерак авылларда яшәүчеләр аерым игътибар таләп итә.

Бу юнәлештә 5 мобиль медицина комплексы гаять нәтиҗәле эшләп килә. Шушындый тикшеренүләр нәтиҗәсендә бу елда гына да 3 меңгә якын кешенең авырулары ачыкланып, аларга үз вакытында медицина хезмәте күрсәтелде. Медицина тикшеренүләренең сыйфатын яхшырту өчен комплексларны флюорограф, маммограф кебек өстәмә җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла.

Сәламәтлекне ныгытуда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү төп рольне уйный. Бездә моның өчен бөтен шартлар да бар. Универсиададан мирас булып калган объектлар спорт инфраструктурасын һәм тулаем спортны үстерү өчен яхшы нигез булып тора.

Бүген Татарстан – илебездә спорт объектлары саны буенча алдынгылар сафында. Ләкин шулай да, республиканың кайбер районнарында, спорт инфраструктурасы белән тулысынча тәэмин ителүләренә дә карамастан, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк. Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Актаныш районнары башлыкларына әлеге мәсьәләләргә аерым игътибар итүләрен сорыйм.

ГТО системасын актив кулланышка кертү физик культураны һәм спортны үстерүгә зур этәргеч бирә. Бүгенге көндә ГТО мәгълүмат системасында республиканың һәр дүртенче кешесе теркәлүгә дә карамастан, әлеге нормативларны үтәгән кешеләр саны буенча безгә ил күләмендә беренчеләр сафында булу өчен бик күп тырышырга кирәк әле.

Спорт министрлыгы, муниципалитетлар башлыкларының бурычы – теләге булган һәр кешегә ГТО нормативларын бирүдә үз көчен сынап карар өчен тиешле барлык шартларны булдыру. Әлеге чаралар даими нигездә уздырылырга тиеш һәм һәркемгә алардан файдалану мөмкинлеген бирү зарур.

Физик культураны һәм спортны популярлаштыруга Татарстан командаларының, шул исәптән ил чемпионы – «Зенит-Казан» волейбол клубы, ВТБ Бердәм лигасы җиңүчесе – «Уникс» баскетбол клубы, Континенталь хоккей лигасының көмеш призеры – Казанның «Ак Барс», Россия Кубогы көмеш призеры – «Синтез» су полосы клубы, шулай ук күп тапкырлар чирәмдә хоккей буенча ил чемпионнары – «Динамо – Ак Барс» ир-атлар һәм хатын-кызлар командаларының уңышлары зур этәргеч бирә.

Без шулай ук Татарстан спортчыларының җиңүләре белән горурланабыз. Алар бильярд спорты буенча дөнья чемпионы Диана Миронова, бу елның Россия чемпионнары һәм вице-чемпионнары: стендка ату буенча Сергей Демин, авыр атлетика буенча Регина Шәйдуллина, суга синхрон сикерү буенча Александр Белевцев. Безнең спортчыларыбыз бүген залда. Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз!

Республика – спорт төбәге, ә Казан шәһәре – спорт башкаласы дигән исемнәрен дәлилләп тора. Киләсе елда республикада тарихта беренче тапкыр ике зур мультиспорт чарасы – Киләчәк уеннары һәм БРИКС уеннары уздырылачак. Әлеге ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк.

Татарстанда зур чаралар уздыру, тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру белән беррәттән, без барлык социаль йөкләмәләрне тулысынча үтибез һәм адреслы социаль ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез.

Инвалидларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, балалы гаиләләргә һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга булышу – безнең төп бурычларның берсе.

Хөрмәтле депутатлар!

Кадерле ватандашлар!

Алдыбызда төрле өлкәләрдә күп бурычлар тора. Без аларны бергәләп, һичшиксез, үтәрбез дип ышанам. Безнең көчебез – тырыш булуда, талантлы кешеләребездә, өлкәннәрне хөрмәт итүдә, туган илгә булган мәхәббәттә, гаилә кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрне саклауда.

Без мең еллык тарихы һәм бай мәдәни мирасы булган илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән бик нык горурланабыз.

Безнең көч – күпмилләтле халкыбызның бердәмлегендә! Бергә булганда, безгә бернинди кыенлыклар да куркыныч түгел! Без, һичшиксез, җиңәчәкбез! Без бергә! Без булдырабыз!

 


Фикер өстәү