Татарстан Рәисе Үзбәкстанның Чирчик шәһәре хакиме Даврон Һидоятов белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Чирчик шәһәре хакиме Даврон Һидоятов белән очрашты. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Чирчик шәһәрендә Татарстанның «Химград» АҖ һәм Үзбәкстан партнерларының уртак проекты булган шул ук исемдәге химия-индустриаль технопарк ачылган иде.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Даврон Һидоятов дустанә Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре, сәнәгать кооперациясен үстерү, шулай ук киләчәктә уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.

Татарстанга визиты кысаларында Даврон Һидоятов Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркта, «Иннополис» МИЗ, «Химград» технополисы, «Алабуга» МИЗ, шулай ук республиканың кайбер предприятиеләрендә булачак.


Фикер өстәү