Тульчанскийлар гаиләсе: «Юлламага килеп, үзебез өчен бик күп яңалык ачтык»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасына Ватанны саклаучылар династияләрен дә кунак итеп чакырганнар иде. Татарстан Рәисе андый гаиләләрне республикабызның горурлыгы һәм даны дип атады. Тульчанскийлар династиясе шундыйларның берсе. Алар Юлламадан соң үзләренең фикерләре белән уртаклашты.

– Шулай чакыруларына, басып алкышлауларына күңел булды, әлбәттә. Республикабыз өчен гаять мөһим чара бит бу. Рәхәт булды, – ди Игорь Тульчанский. – Күп яңалыклар белдек, Рәисебезне ишеттек. Татарстанда гаять зур чаралар көтелә икән, әйтик, БРИКС уеннары, тиздән сайлаулар. Кыскасы, балаларга, оныкларга сөйләрлек көн булды бу! Әтиебезгә 88 яшь тулачак. Бу көнне көтте, чын хәрби кеше буларак, әзерләнеп торырга фәрман булуга, матур киемнәрен әзерләде. Әтиебез танкист. Ул – отставкадагы майор. Без, гомумән, барыбыз да төрле дәрәҗәдәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләр. Нәселебездәгеләрнең күпме орден-медальләре бардыр, санаган да юк.


Фикер өстәү