Чернышенко: «БРИКС уеннары бу җәйнең иң истәлекле ярышлары булачак»

Россия вице-премьеры Игорь Чернышенко Казанда узачак БРИКС уеннары бу җәйнең иң истәлекле ярышлары булачак, дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза. 

«Июньнән августка кадәр илдә 2 меңгә якын спорт чарасы, шул исәптән 67 халыкара дәрәҗәдәге чара узачак. Һичшиксез, җәйнең иң истәлекле ярышлары — ул Казанда узачак БРИКС уеннары. 4,5 меңнән артык спортчы 14 көн дәвамында үз спорт төрендә беренчелек өчен көч сынашачак», — дигән Игорь Чернышенко.

Вице-премьер искәрткәнчә, илдә узачак спорт чараларының барысы да спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС уеннары Казанда 11-24 июньдә узачак. Билетлар — сатуда.


Фикер өстәү