«Динамо-Ак Барс» волейболчылары җиденче тапкыр Россия чемпионнары булды

«Динамо-Ак Барс» волейболчылары Россия чемпионатында җиңү яулады. Плей-офф финал матчында алар Калининград «Локомотив»ын 3:0 исәбе белән җиңде, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.

Бу сериянең бишенче, хәлиткеч матчы иде. Моңа кадәр командалар Казанда һәм Калининградта җиңүләр белән алмаштылар — 2 — 2.

Исегезгә төшерәбез, Казан командасы чемпионлыкны 2011, 2012, 2013, 2014, 2015 һәм 2020 елларда яулады.

 

 


Фикер өстәү