Татарстан Рәисе: “Динамо” җәмгыяте гомумхалык спорт хәрәкәтенә башлангыч бирде

“Динамо” җәмгыяте чын мәгънәсендә гомумхалык спорт хәрәкәтенә башлангыч бирде, һәм хәзергәчә бердәм коллектив буларак сакланып килә. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Динамо” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенә 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада шулай дип белдерде. Чара Казан Кремлендә узды. Анда Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, “Динамо” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский катнашты.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, бүген “Динамо” – Россиянең барлык төбәкләрендә эшләп килүче иң киң колачлы спорт оешмаларыннан берсе. Җәмгыять һәр ел саен төрле дәрәҗәдәге 100дән артык спорт чарасын үткәреп килә.
Аның әйтүенчә, хәрәкәтне үстерүгә Татарстан динамочылары да үзләреннән саллы өлеш керткән. Болар – чаңгычылар Ольга Данилова, Максим Вылегжанин, Андрей Ларьков, стендка атучылар Светлана Демина, Василий Мосин, гимнастлар Анастасия Колесникова, Дмитрий Древин, йөзүчеләр Яна Мартынова, Александр Краснов, фехтование остасы Марта Мартьянова һ.б.

“Спортның уен төрләрендәге уңышларыбыз белән аеруча нык горурланабыз. Волейбол буенча ирләр һәм хатын-кызларның җыелма командалары илебездә, Европа һәм дөнья күләмендә берничә тапкыр җиңү яулады”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук туплы хоккей буенча “Ак Барс – Динамо” командасын, чирәм хоккее буенча 20 тапкыр ил чемпионы исеменә лаек булган “Динамо – Ак Барс” ирләр клубын, ике тапкыр ил чемпионы, Россия Кубогы һәм Суперкубогын яулаган “Ак Барс – Динамо” хатын-кызлар клубын телгә алып үтте.

Рөстәм Миңнеханов “Динамо”ның төбәк спорт җәмгыятенә, оешма рәисе Әсгать Сәфәровка, спорт клублары җитәкчеләре, тренерлар һәм хезмәткәрләргә максатка омтылышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Спортчылар югары нәтиҗәләр күрсәтеп килә. Татарстан хаклы рәвештә Россиянең спорт төбәге, ә Казан – спорт башкаласы булып танылды. Биредә “Динамо” республика җәмгыятенең өлеше гаять зур”, – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада спорт инфраструктурасын үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирелеп килә. Бүген Татарстан – спорт корылмалары саны һәм сыйфаты ягыннан илдә лидерларның берсе. Күп кенә объектларда “Динамо” спортчылары ярыша һәм күнегүләр уздыра.

Шуннан соң Татарстан Рәисе динамолыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
“Динамо” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский әйтүенчә, җәмгыятькә 100 “яшь” тулган елда Донецк, Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә дә “Динамо” оешмалары булдырылган.

Соңыннан Анатолий Гулевский Рөстәм Миңнехановка һәм Әсгать Сәфәровка “Динамо” җәмгыятенә 100 ел тулу хөрмәтенә юбилей медальләрен тапшырды.


Фикер өстәү