«Динамо» спорт җәмгыяте зур юбилеена әзерләнә

Шул уңайдан «Татар-информ»да матбугат очрашуы узды.

– Бүген минем «Динамо»ны бөек җәмгыять дип атарга сәбәпләрем җитәрлек. Хәер, ул моны, дөньядагы иң яхшы спорт җәмгыяте буларак танылып, узган гасырда ук раслады. Нәкъ бер елдан без «Динамо» оешуның 100 еллыгын билгелеп үтәчәкбез. Бер гасырлык тарих дигән сүз бит бу! – дип сөйләде   Татарстанның «Динамо» спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин.

Россиянең синхрон йөзү буенча федерациясе вице-президенты Ольга Павлова исә бөтен тормышының «Динамо»га бәйле булуы турында сөйләде.

– Бүгенге уңышларымда әлеге җәмгыятьнең өлеше бик зур. Минем өчен «Динамо» ул – спорт кына түгел, социаль гарантияләр дә. Чөнки «Динамо» балаларга, һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә, ветераннарга һәрдаим ярдәм күрсәтә, – диде ул. – Татарстанның «Динамо» җәмгыяте тарихында аның бүгенге рәисе – Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров якты эз калдырачак. Сер түгел, ул авыр чорларда күп кенә командалар һәм тренерларга зур ярдәм күрсәтте. Гомумән, спортчылар өчен яңа чор башланды дияргә була. Спортта хәрәкәт тизлеген югалтырга ярамый. Мин дә «Динамо»га шуны телим.

Моннан 21 ел элек Әрмәнстаннан Татарстанга килеп, шуннан бирле чирәмдәге хоккей буенча «Динамо-Казан» ирләр җыелма командасының баш тренеры булган Араик Маргарян, «Динамо» җәмгыяте спортчыларны гына түгел, тренерларны да тәрбияли, дигән фикердә.

– Спортның нәрсә икәнен төгәл белә торган җәмгыятьтә эшләү – зур уңыш ул. Тренерларга бит команда вәкилләренең генә түгел, җитәкчеләрнең дә аңлый белүе мөһим. Монда килеп, алты ай эшләгәннән соң, без Россия кубогы оттык. Шуннан соң Әсгать Әхмәт улы белән очраштык. Шул очрашуда ук, мине монда аңлыйлар һәм аңлаячаклар, дигән нәтиҗәгә килдем, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында. – Бүген дә безнең һәр җиңүебезне тиешле дәрәҗәдә бәяли беләләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның спортчыларны уңышлары белән шәхсән котлавы да зур әһәмияткә ия. Чөнки бу – спортчылар өчен командага тагын да зур җиңүләр китерергә зур стимул, этәргеч. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам.

Россиянең атказанган спорт мастеры, Токиодагы Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе Александр Красных та «Динамо» җәмгыятенең бер өлеше булуы белән горурлануы турында әйтте.

«Динамо» – фактларда

– Көч оешмалары хезмәткәрләрен берләштерү һәм аларның көчен спорт мәйданчыгында сынау идеясе Феликс Дзержинскийныкы булган.

– Җәмгыятьнең исемен Максим Горький уйлап тапкан. Ул «Хәрәкәттә – көч» дигәнне аңлата икән.

– Татарстанда «Динамо» җәмгыяте 1926 елның 29 гыйнварында оеша.

– Бүген «Динамо» составына барлыгы 25 мең кешедән торган 26 коллектив керә.

– Татарстанның «Динамо» командасы хокук саклау органнары вәкилләре өчен уздырылучы сигез Бөтенроссия спартакиадасының җидесендә җиңү яулаган.


Фикер өстәү