Бер юл-транспорт һәлакәтендә 3 хатын-кыз үлгән. 10 бала ятим калган

Кичә Башкортостанның Зианчура районында «ВАЗ-2114» автомобиле Ямашлы сусаклагычына килеп төшкән. Бүген бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фаҗига очрагы Күгәрчен авылы янында була.

Башлангыч мәгълүматлар юуенча, машина белән 48 яшьлек хатын-кыз идарә иткән. Аның исерек булуы билгеле. Ул автомобильдән чыгып өлгергән, ә менә аның өч пассажиры чыгып җитешмәгән — алар һәлак булган.

Һәлак булучыларның гаиләләре, балалары калган: 53 яшьлек пассажирның — биш, 49 яшьлекнең — өч, ә 36 яшьлек хатынның ике баласы булган. Руль артындага 48 яшьлек хатын-кызның өч баласы бар.

Хатын-кызлар сусаклагычтан ерак түгел урнашкан кафеда эшләгән була. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 

Фикер өстәү