Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов КМПО хезмәткәрләрен предприятиегә 95 ел тулу белән котлады

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов КМПО хезмәткәрләрен һәм ветераннарын предприятиегә 95 ел тулу уңаеннан котлады.

«Бүген бу – Россиянең иң эре машиналар төзү заводларыннан берсе. Ел саен аның цехлары аша якынча 100 авиация һәм газ турбинасы двигателе уза. Безнең мотор төзүчеләргә чәчәк атуын һәм яңа җитештерү казанышларын телим. 

Бөек Ватан сугышы елларында завод эшчеләре Җиңүне якынайтуга зур өлеш керттеләр. Сугыш вакытында монда хәрби очкычлар өчен 15 меңнән күбрәк двигатель чыгарылды. Шуна күрә заводка лаеклы рәвештә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем бирелде», – дип язды социаль челтәрләрдә Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре