Индус Сирматов 1937 елның 11 мартында туган. Алабуга педагогия институтын тәмамлаган. 1963 елдан хезмәт юлы «Татарстан» Дәүләт теле-радиокомпаниясе белән аерылгысыз бәйле. Биредә өлкән редактордан сәнгать программаларының баш редакторына кадәр юл үткән.
Сирматов төрле елларда «Фикер» иҗат-производство бүлегенә җитәкчелек иткән, редактор һәм алып баручы булган, гомеренең соңгы көннәренә кадәр теле-радиокомпания хезмәткәре булып калган.
Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен 1991 елда Хөсәен Ямашев исемендәге премия белән, ә 1986 елда ТАССРның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез