Газетага язылу

Табиб уч төбенең төсеннән чирне билгеләргә мөмкин булуын аңлатты

Уч төбенең төсе, дөресрәге, аның үзгәрүе эчке органнардагы чиргә күрсәтергә мөмкин. Табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип билгеләп үткән.

Ул, аерым алганда, бавырда чир барлыкка килгәндә уч төбенең төсе ничек үзгәрүе турында сөйләгән. Бу очракта ул җете кызыл була, тоймаска әйләнә, кеше кайвакыт кычытуны гына тоярга мөмкин. Белгеч сүзләренә караганда, мондый уч төбе – бавыр авыруының тәүге билгеләреннән берсе.

Табиб басым ясап әйткәнчә, уч төбенең төсе күзгә күренеп үзгәрсә, әйтик, саргылт төскә керсә яки кызарса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Уч төбенең алсу төстә булудан туктавы барыннан да элек эчке органнар эшенең көйсезләнүе турында сөйли, дип аңлаткан Кондрахин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре