Әсгать Сәфәров “Динамо” Бөтенроссия җәмгыятенең 100 елыгы белән котлады

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, Татарстанның “Динамо” физик культура һәм спорт җәмгыяте Әсгать Сәфәров “Динамо” Бөтенроссия җәмгыятенең 100 елыгы белән котлады.

«Барлык спортчыларны, тренерлар, хезмәткәрләр, спорт ветераннары, яшь спортчылар һәм җанатарларны “Динамо” Бөтенроссия җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан котлыйм!
Җәмгыять үзенең бер гасырлык “гомере” дәверендә бик күп традицияләр булдырган, искитмәле спорт казанышлары, күренекле шәхесләр бүләк иткән. Данлыклы тарихи үткәнебез генә түгел, бәлки бүгенге спортчылар һәм тренерларның матур җиңүләре, көч структуралары хезмәткәрләренең физик әзерлеген камилләштерү, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, балалар-яшьләр, ветераннар спортын, массакүләм спортны үстерү дә “Динамо” исеме белән бәйле. Дәүләт бурычлары, социаль юнәлешле бурычларның эзлекле төстә хәл ителүе безне яңа спорт казанышларына, җәмгыятебезнең динамикалы үсешенә өметләндерә.

“Динамо”ның Лев Яшин, Аркадий Чернышев, Людмила Пахомова, Александр Горшков, Николай Тихонов, Вячеслав Веденин, Александр Карелин кебек әгъзалары, үз исемнәрен илебез һәм дөнья спорты тарихына кертүгә ирешеп, күп буыннарга үрнәк булып тора.
“Динамо”ның Татарстан вәкилләренең дә гомуми җиңүләргә үз өлешен кертүен билгеләп үтү күңелдә аеруча зур канәгатьлек хисләре уята. Безнең динамочылар иң зур ярышларда, хәтта Олимпия уеннарында да зур уңышларга ирешкән.

Фехование осталары Наилә Гыйләҗева, Ольга Князева һәм Валентина Никонова, чаңгычылар Фёдор Симашов, Ольга Данилова, Андрей Дементьев, Максим Вылегжанин, штангачы Николай Колесников, җиңел атлетика остасы Гөлнара Галкина-Сәмитова, стендка ату осталары Светлана Демина, Василий Мосин, волейболчылар Екатерина Гамова, Максим Михайлов, боксер Имам Хатаев, дзюдо остасы Таһир Хәйбуллаев һ.б исемнәрен бөтен дөньяда беләләр. Волейбол, чирәм хоккее һәм туплы хоккей буенча безнең “Динамо” командалары спорт елъязмасына үзләреннән байтак кына истәлекле сәхифәләр калдырды.
Барлык динамочыларга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, оптимизм рухы һәм, әлбәттә инде, яңа җиңүләр телим!

Динамочыларның Россиянең данлыклы спорт тарихы елъязмасына әле тагын бик күп җиңүле сәхифәләр өстиячәгенә ышанам! Башкача була да алмый, чөнки ил тарихы – “Динамо” тарихы», – диелә котлауда.


Фикер өстәү