Татарстанның «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте иң яхшы журналистларны бүләкләде

Киләсе елда “Динамо” илкүләм физик культура һәм спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тула.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында шул уңайдан уздырылган журналистлар бәйсендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Берничә номинациядә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Журналистларны Татарстанның «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин һәм агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова котлады.

Салават Гайсин әйтүенчә, киләсе елда буласы зур вакыйга уңаеннан чаралар күп узачак. Билгеле булганча, спорт җәмәгатьчелеге «Динамо»ны дөньяда иң яхшы спорт җәмгыяте дип таныды. Шуңа күрә «Динамо» җәмгыятенең Россия һәм Татарстан спортында үзенең зур урыны бар. Республика оешмасының тарихы турында сөйләгәндә Салават Гайсин Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәровның Татарстандагы «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыятенең үсешенә керткән өлешенә аерым игътибар итте.


Фикер өстәү