Стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 80 очрагы ачыкланган. 28 пациент хастаханәгә озатылган.
64 кеше савыккан, яңа үлем-китем очраклары теркәлмәгән.
Россиядә узган тәүлектә 6935 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 6794 пациент терелгән. 1556 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше вафат булган.